Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакайның Сәйдәш урамында ишек алларын үзгәрешләр көтә (ФОТО+ВИДЕО)

Республикабызда 2019 елдан “Безнең ишек алды” проекты старт алды.

Әлеге программа эшләү инициативасы белән Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутатлары – “Бердәм Россия” партиясе фракциясе әгъзалары чыктылар. Ишек алларын төзекләндерү буенча эшләр 2020 елда башланчачак. Ә быел халык белән очрашып, ишек алларын төзекләндерү стандартлары буенча фикер алышулар үткәрелә.

Сәйдәшев һәм Ямашев урамнарындагы йортларда яшәүчеләр дә ишек алларын төзекләндерү буенча җыелып сөйләштеләр.

Очрашуда муниципаль район башлыгы Марсель Шәйдуллин һәм ТР Дәүләт Советы депутаты Рөстәм Мөхәммәдиев катнашты.

– Республикабызда 40 тан артык социаль программа нигезендә һәм “Татнефть” җәмгыяте ярдәмендә Азнакай елдан-ел матурлана, төзекләнә, яңара. Соңгы елларда гына да нефтьчеләр районыбызга 1 млрд 300 мең сумлык ярдәм күрсәттеләр. Бик күп социаль объектлар калыкты, ремонтланды, реконструкцияләнде. Әлбәттә, әле башкарасы эшләр җитәрлек, бергәләп аларны да хәл итәрбез, – диде Марсель Шәйдуллин.

Өч ел эчендә республикадагы барлык күп фатирлы торак йортларның ишек аллары тәртипкә китереләчәк. Программаны тормышка ашыруга 50 млдр. сум юнәлдереләчәк. Бу эшкә нефть компанияләре дә үзләреннән өлеш кертәчәк.

– Әлеге кварталдагы йортлар 1959-70 нче елларда төзелгән, ишек аллары да иске иде. Соңгы өч елда шактый яңартылды. Быел гына да бу ишек алдында 4 млн сумнан артыклык эш башкарылды. “Безнең ишек алды” программасы буенча халык өчен тагын да уңайлыклар тудырырбыз дип ышанабыз, – диде идарәче компания җитәкчесе Элеонора Алчина.

Ул район һәм “Татнефть” җәмгыяте җитәкчеләренә, депутат Рөстәм Мөхәммәдиевкә халык өчен мөһим проектларны тормышка ашыруда ярдәмнәре өчен рәхмәтен җиткерде.

Очрашу бәйрәм төсмерен алып, Мәдәни үзәкнең иҗат төркеме концерты белән бизәлде.

8 сентябрьдә республиканың барлык сайлау участокларында Дәүләт Советы депутатларына тавыш бирү белән бергә “Безнең ишек алды” проекты буенча анкета да үткәреләчәк: анда шулай ук һәр кеше үз йорты яны территориясен төзекләндерү буенча фикерен белдерә ала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев