Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Гүзәл син, Азнакаем!

Районыбызның социаль-икътисади үсеше нефтьчеләр хезмәте белән тыгыз бәйләнгән һәм аларның ярдәменә бәйле.

«Татнефть»нең даими игътибары, кайгыртуы һәм ярдәме җирлегебезнең барлык өлкәләрендә сизелә. Республика җитәкчелегенең һәм «Татнефть» җәмгыятенең зур ярдәме белән күп санлы объектлар төзелде; халкыбыз өчен уңайлы шартлар тудырылды. Соңгы биш елда Азнакай шәһәре һәм Азнакай районы үсешенә нефтьчеләр тарафыннан 1 млрд сумнан артык финанс ярдәме күрсәтелде.

Торак

2014-2019 елларда районда 147 күп фатирлы торак йорт капиталь ремонтланды.

Сәламәтлек сагы

6 яңа ФАП ачылды, 13 ФАП, барлык амбулаторияләр, өлкәннәр һәм балалар поликлиникалары, балалар сырхауханәсе ремонтланды, патологоанатомик бүлек бинасы төзелде, быел Сарлы авылында ФАП файдалануга тапшырылачак.

Мәгариф өлкәсендә

Шәһәрнең көньяк-көнчыгыш микрорайонында яңа мәктәп һәм балалар бакчасы, Яңа Юл микрорайонында балалар бакчасы төзелде.

13 мәктәп, 21 балалар бакчасы, “Солнышко” сәламәтләндерү лагере, политехник колледж биналары капиталь ремонтланды. Дуслык микрорайонында 220 урынлык балалар бакчасы төзелә. 2018 елда “Татнефть” җәмгыяте Мәлбагыш авылы мәктәбен капиталь ремонтлады.

Аерым программа буенча 6 мәктәптә спорт заллары ремонтланды, ел саен 2-3 мәгариф объектында җылылык казаннары алыштырыла.

Мәдәният

Республика программасы нигезендә районыбыз авылларында 5 яңа клуб сафка басты, 7 клуб капиталь ремонтланды. 2015 елда Азнакайда Мәдәни үзәк ачылды. “Татнефть” җәмгыяте ярдәме белән балалар сәнгать мәктәбе, авыл клублары ремонтланды.

Спорт

Азнакайда, Актүбәдә һәм авылларда 29, шул исәптән быел 4 спорт мәйданчыгы, Актүбәдә чаңгы базасы төзелде.

“Татнефть” җәмгыяте ярдәме белән Азнакай шәһәрендә 300 урынлык “Чатыр-Тау Арена” спорт комплексы төзелде, “Юбилейный” стадионы ремонтланды, ачык йөзү бассейны, Актүбәдә яңа манеж төзелеп, ат спорт мәктәбе реконструкцияләнде.

Җәмәгатьчелек мәйданнары

2015 елдан республикада җәмәгатьчелек мәйданнарын төзекләндерү программасы тормышка ашырыла. Аның буенча районыбызда 15 парк, сквер һәм урам төзекләндерелде. Парклар һәм скверлар төзелешендә “Татнефть” җәмгыятенең ярдәме зур.

Быел Азнакай шәһәренең Сөембикә урамында реконструкция эшләре бара. Әлеге проект Бөтенроссия конкурсында җиңү яулады.

Авыл җирлекләрендә

8 авыл Советы бинасы ремонтланды, Тымытыкта авыл Советы бинасы, Чалпы, Тымытык, Кәкре Елга авылларында 3 ветеринар пункт төзелде.

Инженер челтәрләр

“Чиста су” программасы буенча районыбызда 15 торак пунктында тулысынча су челтәрләре алыштырылды. Ел саен “Татнефть” җәмгыяте суүткәргечләрне ремонтлауга акча бүлеп бирә.

Шәһәрнең Күчкәй Тау, Яңа Юл микрорайоннарын су белән тәэмин итү буенча проектлар эшләнде. Күчкәй Тау микрорайонын газ белән тәэмин итү буенча проект эшләнә. Биредә төзелеш эшләре 2020 елга планлаштырыла.

Транспорт инфраструктурасы

Муниципаль юл фонды һәм республика ярдәмендә ел саен торак пунктларында һәм ишек алларында юллар ремонтлана.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев