Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
«ГӨЛСТАН» ИҖАТЫ

Сукаешта “Чәй бәйрәме” уздырдык

Зур Сукаеш клубында “Чәй эчәбез бергәләп”дигән матур кичә узды.

Аны  мәдәният йорты директоры Әлфия Әнис кызы алып барды. Кичәгә Үчәлле авылы кешеләре дә чакырулы иде. Бәйрәмдә чәйнең үзкыйммәте, тарихы сөйләнде. Китапханәче Илсөяр Дәүләтова безнең якларда үсә торган урман чәенең әһәмияте һәм файдасы турында сөйләде.
Ике авылдан да үзешчән артистлар да килгән иде. Үчәлленең “Сөмбелә” хатын-кызлар җыр ансамбле, укытучы Раушания, Ләйсәнә, Илшат Шәфыйков,
Сукаештан Әлфия, Лилияләрнең җырларыннан клублар яңгырап торды. 
Кичәгә район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары  Дамир Гыйләҗев та килгән иде. Ул бәйрәмдә катнашучыларга изге теләкләрен җиткерде. 
Бәйрәмгә һәркем мулдан күчтәнәчләр белән килгән.  Кунаклар Илсөяр белән Миңнегөлнең клубта пешергән коймаклары белән сыйланды. Шулай ук бәйрәмне оештыруда авыл ветераннар советы рәисе Нәҗибә Шәйхулова,
укытучы Ландыш Фәрхетдинова үзләреннән зур өлеш керттеләр.
Кичәдән һәркем күңелләре булып, җылы хисләр белән таралды. 

Сәрвәр Хәнипова, “Гөлстан” әдәби берләшмәсе әгъзасы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев