Әсәй авылы мәчете 25 еллыгын билгеләп узды (ФОТО)
Әсәйдә авыл мәчете ачылуның 25 еллыгы зурлап билгеләп үтелде.
Әлеге тантанага район башлыгы Марсель Шәйдуллин, республиканың көньяк-көнчыгыш төбәге казые Марат хәзрәт Мәрданшин, Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге мәдрәсә ректоры Ильяс хәзрәт Җиһаншин, Бөтендөнья татар конгрессының Казан бүлеге җитәкчесе Фәрит Мифтахов, Азнакай районы имам-мөхтәсибе Азат хәзрәт Талибуллин кунак булып килде.
Алар Әсәй халкын бәйрәм белән тәбрикләп, изге теләкләрен җиткерделәр. Мәчет төзелешенә өлешләрен кертүчеләргә һәм аның эшчәнлегендә актив катнашучыларга истәлек бүләкләре, Рәхмәт хатлары тапшырылды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев