Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакай авылларындагы 5 хуҗалыкка сыер саву аппараты тапшырылды (ФОТО)

Районда күпләп сыер асраучы шәхси хуҗалыкларга ярдәм йөзеннән савым аппаратлары тапшырыла. Әлеге программа нигезендә 8 ел эчендә 550 дән артык хуҗалык бүләкләнгән.

6 сентябрьдә тагын 5 хуҗалык заманча савым аппаратына ия булды.

Муниципаль район башлыгы Марсель Шәйдуллин аларга тырыш хезмәтләре, авылны яшәтүләре өчен рәхмәтен белдереп:

– Малларның санын тагын да арттырырсыз дип ышанабыз, – диде.

Авылларда мал-туар асраучыларга хуҗалыктан бушка саламы, хөкүмәт тарафыннан субсидия бирелә. Фермерлар өчен дәүләт программалары, грантлар бар. Быел гына да районда 7 фермер грант отткан.

Балтач авылыннан Исламия Аекинова олы яшьтә булса да, улы белән 4 сыер тота. Казахстаннан күченеп кайтканнарына да 25 ел узып киткән.

– Печәнне улым әзерли, сөт саткан акчага сатып та алабыз, – ди ул.

Авылдашлары Альбина һәм Рамил Гыйздәтуллиннар да шулай тырышлар. Алар 3 сыер, үгезләр асрыйлар. Хөкүмәт эшенә дә, үз хуҗалыкларына да җитешәләр.

Уразай авылыннан Тәгъзимә һәм Азат Хәбибуллиннарның 5 сыеры бар. Сөтне үзләре сәүдә нокталарына тапшыралар.

Татшуганнан Роза һәм Рәмис Маликовлар бер сыердан башлаганнар һәм менә былтыр санын өчкә җиткергәннәр. Роза – агрофирмада – савымчы, Рәмис – механизатор. Өч бала үстерәләр, алар кечкенәдән кул арасына кереп, хезмәткә өйрәнәләр.

Авылдашлары Гөлнара белән Гомәр Хөппәтуллиннарның да тормышлары аларныкына охшаш.

– Үзебез савым аппараты сатып алган идек инде. Икәү булгач, сыерларны өч баштан бишкә җитеререгә уйлыйбыз, – ди Гомәр.

Татшуганда шәхси хуҗалыкларда 40 баштан артык сыер бар, 6 гаилә күпләп сыер асрый.

– Савым аппаратлары икесенә элек бирелде, икесенә – бүген, тагын ике гаилә аласы калды. Сыер көтүен чиратлап көтәләр. Дүрт гаилә йөзәр баш каз үстерә быел. Маллар, кош-корт өчен субсидияләрен алып баралар, – ди авыл җирлеге башлыгы Гөлсинә Мияссәрова.

Саву аппаратлары ватылса, кайгырасы юк, хезмәт күрсәтүче оешма Мактама бистәсендә генә, хәбәр итү белән килеп ремонтлыйлар, дип белдерде авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең икъдисад бүлеге җитәкчесе Алсу Әхмәдишина.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев