Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Киләчәгебез – үзебезнең кулда

8 сентябрь көнне алтынчы чакырылыш ТР Дәүләт Советына сайлаулар үтә. Азнакайлылар сайлауларда тавыш бирергә әзерме? Райондашларыбыздан шул хакта кызыксындык.

Ринат Ганиев, Яңа Юл бистәсе:

– Сайлауларга бару – әлбәттә, һәркемнең вөҗдан эше. Әмма шунысын истә тотарга кирәк, битарафлык күрсәтү – иң куркыныч әйбер. Үзебезнең җөмһүриятебезнең язмышына битараф булырга ярамый. Депутатлыкка кандидатлар өчен тавыш биреп, чынлыкта без республика, районыбыз, туган шәһәребез өчен тавыш бирәбез. Ул бит инде үзебезнең яшәешебезне, үзебезнең киләчәгебезне һәм бүгенгебезне сайлау да. Беренче тапкыр сайлауда катнашкан көнем әле бүген дә матур хатирә булып күңелемдә саклана. Студент чорда, Казанда төркемебез белән бергә барган идек. Һәр кешенең тавышы, әлбәттә, мөһим роль уйный. Шуның өчен сайлауларга барып, республикабыз язмышына үз өлешебезне кертергә кирәк.

Резеда Заһидуллина, Әлкәй авылы:

– Шундый әһәмиятле сәяси чарага бармый кала алмыйм, берсүзсез барачакмын, чөнки бу минем гражданлык бурычым. Башкаларны да үз бурычларына җаваплы карарга, аны үтәргә чакырам. Мин Татарстанда, Азнакайда яшәвем белән үземне бәхетле саныйм. Бәла агач башыннан йөрми, кеше башыннан йөри, диләр. Нинди генә авырлык килсә дә, шөкер, мөрәҗәгать итеп, ярдәм кулы сузардай “алтын” йөрәкле депутатларыбыз бар. Соңгы елда гына да җирлегебездә яшәүче өч гаилә янгыннан каза күрде. Беренче ярдәмне депутатларыбыздан, район җитәкчелегеннән тойдык. Авылдашларыбыз аларга бүген дә рәхмәтле. Авыл кешесе буларак, зур шәһәрләрдә генә түгел, бездә дә уңай үзгәрешләр булуын күреп торабыз. Шуңа үзе яшәгән районны, шәһәрне яраткан һәркем, сайлау участогына килеп, үз тавышын бирергә тиеш, дип саныйм.

Илнур Нәгыймов, яшьләр лидеры:

– Минемчә, һәр кеше үз гражданлык позициясен белдерергә тиеш. Сайлаулар – кандидатларны яклау, үз фикереңне чагылдыру форсаты ул. Азнакай яшьләре Дәүләт Советы депутатларын сайлауның әһәмиятен тирәнтен аңлап, тавыш бирүдә актив катнашырлар һәм якты киләчәгебез өчен тавыш бирерләр, дип ышанам. Шәһәребезнең һәм авылларыбызның нинди үзгәрешләр кичерүен барыбыз да күреп тора. Юллар ремонтлана, спорт объектлары, парклар, балалар бакчалары, яңа йортлар төзелә. Шуңа быелгы сайлаулардан да без берничек тә читтә кала алмыйбыз, чөнки үз киләчәгебезне билгелибез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев