Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
АШ-СУ

Тәмле кечкенә пицца рецепты

Пиццаны кечкенә итеп ясасаң, балаларны сыйларга уңайлы.

Камыр өчен кирәк: 150 миллилитр су, 150 миллилитр сөт, 2 аш кашыгы шикәр комы, 1 чәй кашыгы тоз, 10 грамм коры чүпрә, 3 аш кашыгы көнбагыш мае, 450 грамм он. Эчлек өчен кирәк: 150 грамм колбаса, 1 данә тозлы кыяр, 120 грамм каты сыр, 4 аш кашыгы кетчуп, 4 аш кашыгы майонез. Беренче эш итеп камыр басарга. Колбаса (башка ризыклар да ярый, әйтик, ысланган тавык, ит һ.б.) һәм тозлы кыярны шакмаклап турарга. Сырны угычта уарга. Кетчуп белән майонезны бергә кушып соус ясарга. Камырны кисәкләргә бүлеп, кечкенә түгәрәкләр җәяргә. Шуларга башта – соус, аннары колбаса һәм тозлы кыяр салырга, иң өскә уылган сыр сибәргә. Пиццаларны 220 градуска кадәр кызган газ мичендә 15 минут пешерергә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев