Кавынны шакмаклап турарга.
Кайнатма ясау өчен 800 грамм кавын, 1 лимон, 400 грамм шикәр комы кирәк. Кавынны шакмаклап турарга. Лимон согын сыгып, кабыгын угычтан уарга. Кавынга шикәр комы сибәргә, 3-4 сәгатькә йә бер төнгә караңгы урында калдырырга. Шуннан соң әлеге массаны плитәгә куеп кайнатырга, кайнап чыккач 5 минут сүрән утта тотарга. Аннары суытырга кирәк. 5 сәгать узгач, лимон согы һәм угычтан уылган кабыкны өстәп, янә 5 минут кайнатырга, кайнап чыккач 5 сәгать көтәргә. Өченче тапкыр нәкъ шулай кайнатып чыгаргач, кайнатма әзер була.
Нет комментариев