Сәпәйдә Мирфаяз абый Солтановны белмәгән кеше юктыр
Кемдер аңа нәсел шәҗәрәсен барлауда ярдәм сорап килә, кемдер авыл тарихындагы бер вакыйганы ачыкларга тели, ә кемдер борынгы урамнар, таулар, чишмәләр турында кызыксына. Һәм боларның берсе дә җавапсыз калмый.
Чөнки Мирфаяз абый туган төбәгенең тарихын еллар дәвамында өйрәнеп, аны күңелендә генә түгел, китап битләрендә дә саклап килә.
Авылыбызның тере тарихы, аяклы эн- циклопедиясе ул. Нинди генә сорау белән мөрәҗәгать итсәң дә, ул белмәгән әйбер юк диярлек. Авыл белән бәйле
вакыйгаларны, урамнар тарихын белә. Балалар белән очрашуларда да җирлегебезнең тарихын җентекләп сөйли. Кызыксынмаган әйбере юк.
Бик уңай, беркайчан да кешегә “юк” дип җавап бирми торган авылдашыбыз. Барысы өчен дә аңа рәхмәтлебез,
– ди авыл җирлеге башлыгы Фәния Галиева.
ҺӘР ЭШНЕҢ КАДЕРЕН БЕЛЕП
Мирфаяз Солтанов Сәпәйдә алты балалы гаиләдә, кечкенәдән җирнең тәмен, хезмәтнең кадерен белеп үсә.
Әти-әнисе дә балаларын эш сөючән, башлаган эшен ахырына җиткерә торган итеп тәрбияли.
Әнисе Факия 40 ел гомерен укытучылыкка багышлый. Әтисе Мирхаҗиян– сугыш ветераны. “Спартак” артелендә рәис булып эшли, Зирекле Елгада партком секретаре вазифасын башкара. Гаиләдә хезмәткә дә, белемгә дә мөнәсәбәт җитди була.
Балалар, эшнең авыры җиңелебулмый, һәр эшне җиренә җиткереп
башкарып чыгарга кирәк, – дип әйтә иде әни,
– ди Мирфаяз абый.
Сигезенче сыйныфтан соң ул укуын Азнакайның 4 нче мәктәбендә дәвам итә. Мәктәптән соң, армия хезмәтеннән кайткач та, “Азнакайнефть” идарәсенең электр цехында
эшли. Әмма күңелендә белемгә омтылыш көчле була. Бертуган абыйсы Франс салган эзне дәвам итеп, К. Тимирязев исемендәге Мәскәү авыл хуҗалыгы академиясенә укырга керә. Студент елларыннан ук шунда фәнни хезмәткәр булып эшли, аспирантурада укый. 1983 елда авыл хуҗалыгы фәннәре кандидаты дәрәҗәсенә ирешә. Аннан хезмәт юлы Мәскәү өлкәсенең “Смена”, Бөгелмә районының “Птицевод” оешмалары аша дәвам итә. Озак еллар Әлмәт муниципаль университетында укытутәрбия эшләре буенча проректор була, соңрак “Агроикътисад” кафедрасын җитәкли. Казан икътисад, идарә һәм хокук институтының Бөгелмә филиалында кафедра мөдире, директор урынбасары булып эшли.
ТАМЫРЛАРНЫ БАРЛАГАНДА
Күп еллар дәвамында студентларга белем биргән кеше туган як тарихын өйрәнүгә дә зур әһәмият бирә. Сәпәй, Мачаклы Баш, Зирекле Елга авылларында яшәгән кешеләрнең нәсел тамырларын өйрәнә, шәҗәрәләр төзи.
Бу эш аның өчен хобби гына түгел. Ул кешеләрнең хәтерен киләчәк буыннарга җиткерүне бурыч дип саный.
– Аның туган якка хезмәт итүенә сокланабыз. Бөтен Сәпәй, Мачаклы Баш, Зирекле Елга халкы аңа бик рәхмәтле. Шәҗәрә төзү, китап чыгаруны ул үз теләге белән, бернинди мәҗбүрилексез башкара. Ул гел эзләнә, гел өйрәнә. Туган төбәктәге
тауларны, чишмәләрне, авыллар тарихын бик яхшы белә. Без белмәгән мәгълүматларны да табып чыгара, – ди матбугат ветераны Нәсимә Камалиева.
Әлеге авылларга багышланган китаплар – аның күпьеллык эзләнүләренең нәтиҗәсе. “Сәпәй: горурлыгым, шатлыкларым, сагышларым”, “Мачаклы Баш: еллар агымы”,
“Зирекле Елга: кабатланмас моңнар”, “Эхо веков. Гасырлар кайтавазы” – боларның һәркайсы туган як тарихынсаклап калу максатын күздә тота.
Җиңүнең 80 еллыгына ул тагын бер мөһим эшкә алына һәм Бөек Ватан сугышында катнашкан, чит җирләрдә ятып калган авылдашларын барлап, “Онытмасак иде... ” китабын чыгара. Аны үз акчасына бастыра һәм бәйрәм
көнендә авылдашларына бушлай тарата.
Кеше үзенең үткәнен, Җиңү батырларын онытмаска тиеш. Бу китапны да шул теләк белән эшләдем,
– ди Мирфаяз абый.
Гаиләсе дә аның тормышында аерым урын алып тора. Тормыш иптәше Рәйсә ханым белән бергә ике кыз үстергәннәр. Бүген кызлары Роза Воронежда, Светлана Мәскәүдә яши, өч оныкларының уңышларына сөенеп, алар белән аралашып яшиләр.
ҖИРДӘН АЕРЫЛМЫЙ
Фән, педагогика, китаплар, шәҗәрәләр... Әмма Мирфаяз абыйның тормышы болар белән генә чикләнми.
Ул һаман да җир кешесе булып кала. Бүген Сәпәйдәге төп йортларын карап, саклап яши. Бакчасында җиләк-җимеш үстерә, агач үсентеләре әзерли. Агач эшен дә ярата – өстәлурындыклар ясый. Китап укырга да вакыт таба. Бигрәк тә тарихи китаплар күңеленә якын.
Тормышында хәрәкәткә дә урын киң.
Кешенең үз шөгыле булырга тиеш. “Хәрәкәттә – бәрәкәт” дип юкка гына әйтмәгәннәр. Күп кеше озаклап телевизор каршында утыра. Чама хисе булырга тиеш, күбрәк хәрәкәтләнергә кирәк. Мин үзем көн дә 10 чакрымнаy да ким йөрмим. Кыш көннәрендә дә иртә-кич йөреп кайтам,
– ди ул.
Мирфаяз Солтановны Сәпәйдә “тере тарих” дип атаулары очраклы түгел. Ул үткәнне барлый, бүгенге көн белән яши, киләчәк буыннарга калдырырга кирәкле хәзинәне җыя. Ә тормышының төп кагыйдәсе, күрәсең, балачактан ук күңеленә сеңгән әнисе сүзләрендәдер: һәр эшне җиренә җиткереп башкарырга. Мирфаяз абый шул кагыйдәгә гомере буе тугры кала
Нет комментариев