Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
АШ-СУ

Бәраәт кичәсендә якыннарыгызны сыйлагыз

Мин бәйрәмнәрдә генә түгел, гадәти көндә дә пешерәм бу тортны. Гаиләдәгеләр бик яратып ашый, ни дисәң дә, артык майлы да, баллы да түгел, йомшак, тәмле.

Кирәкле ризыклар: 500 грамм кибет каймагы, 300 грамм коры “балык” печеньесы, 180 грамм шикәр комы, 2-3 банан, шул ук күләмдә киви.

Тирән савытка печенье белән каймакны, шикәр комын салып болгатам. Алар бере-беренә сеңә торганда, бананны турап салам да, янә болгатам. Торттан бушаган артык тирән булмаган пластик савытның төбенә кивины әрчеп, турап тезәм дә, өстенә мискидәге кушылманы аударып, тигезлим. Суыткычта берничә сәгать тотам. Алгач, савытны кирегә каплап, ачам. Кивилы ягы өстә була. Шул рәвешле, җимешле торт әзер дә. Ясап карагыз әле, сез дә бик ошатырсыз!

Альбина Миргасимова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев