Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
АШ-СУ

Азнакайлыларга телеңне йотарлык пилмән рецепты

Эчлек гел иттән генә торса, авыррак була, шуңа күрә эре угычтан уып, кәбестә дә салсаң яхшырак. Пешкән кәбестә ашамаучылар аны сизми дә.

  Төсле пилмән камыры: пешкән кызыл чөгендерне угычтан уарга һәм суын саркытып алырга (кызыл төс), кибеттә сатыла торган кишер согы (әфлисун төсе), блендер белән вакланган шпинат яфрагы (яшел төс), куркума (сары төс) салырга мөмкин. Болай мәшәкатьләнәсе килмәгәннәр өчен кибеттә нәкъ шушы продуктлардан ясалган табигый буяулар сатыла.

Пилмән камырын 1 йомыркага ике кашык үсемлек мае, ике кашык кайнар су исәбеннән ясыйбыз. Шушы ингредиентларны яхшылап болгатырга, сокларны яки буяуны кушарга, аннары кирәгенчә он салып камыр басарга. Камырны тастымал белән каплап, 15 минут «ял иттерәбез». Эчлек иттарткычтан чыгарылган сыер ите, эре угычтан уылган кәбестә, суган, тоз, борычтан гыйбарәт. Кәбестә кушсагыз, пилмән җиңелрәк үзләштереләчәк.

Кыздырылган пилмән: иң мөһиме – пилмәннәр катырылган булырга тиеш. Аларны бүген ясап, иртәгә кыздырсагыз уңайлырак була. Табада үсемлек маенда суган кыздырырга, шунда ук помидор турап салырга һәм җиңелчә кыздырып алырга. Икенче табага үсемлек мае (пилмәннәр йөзәрлек түгел) салырга һәм туңдырылган пилмәннәрне салып, ике ягын да кыздырып алырга. Аннары өстенә каты сыр уарга, 2 аш кашыгы майонез салырга һәм җайлап нына болгатып, сүндерергә кирәк. Кызган пилмәнне суган һәм помидор янына салырга һәм 3-5 минут сүрән утта тотарга. Табынга биргәндә пилмән өстенә укроп сибәргә мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев