Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
АШ-СУ

Азнакайлыларга Мәрьям Миңнеголовадан караҗимешле пирог рецепты

Чәйләрегез тәмле булсын!

 

 

Камыр өчен бүлмә температурасында җебетелгән 100 гр ак май, 100 гр каймак, 1 йомырка, 1 аш калагы шикәр комы, бер чеметем тоз, 1,5 чәй калагы чүпрә, он кирәк булачак. Барлык катнашмаларны салып камыр басабыз да, 15 минутка алып куеп торабыз. Бу вакытта пирогның эчлеген әзерлибез. Безгә төше алынган 200 гр караҗимеш, 200 гр каймак, 150 гр куертылган сөт, 50 гр әстерхан чикләвеге, 2 йомырка кирәк булачак. Әче булса, шикәр өстәргә мөмкин, куе булса әзрәк кайнаган су салып, яхшылап болгатып куегыз.

Әзер камырны җәябез, майланган табага салабыз, өстенә караҗимешне җәябез. Күпертелгән йомыркага, каймак, куертылган сөтне салып болгатабыз да, килеп чыккан катнашманы караҗимеш өстенә агызабыз. Чикләвек уып салабыз. Пирог 200 градуслы мичтә 40 минут пешә. Чәйләрегез тәмле булсын!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев