Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
АШ-СУ

Азнакай хуҗабикәләренә «Тәмле варенье» кайнату серләрен тәкъдим итәбез

Вареньены төрле җиләк-җимештән кайнаталар.

Тәмле чия вареньесы (фото архивтан)

 

Аны өлгергән, иртәнге якта җыелган һәм эрелеге бер төслерәк җиләктән кайнату яхшырак, Қайнатыр алдыннан җиләк-җимешне чистарталар,савыт-сабаны алдан әзерлиләр: савыт төбе калын, үзеартык тирән булмаска тиеш. Вареньены саплы җизләгәндә яисә эмальле табакта кайнаталар. Савытны бик чиста итеп юалар.
Вареньены артык кызу булмаган тигез утта кайнатырга киңәш ителә. Никадәр тиз кайнатсаң, шулкадәр тәмлерәк була, кайнавы җитәрәк утны сүрәнрәк итсән дә ярый.
Варенье кайнату куе сироп әзерләүдән башлана. Савытка кирәгенчә су һәм шикәр салып, шикәре эреп беткәнче кайнаталар. Сироп чиста һәм үтә күренмәле булырга тиеш, чүпле булса, вак иләк яисә марля аша сөзәләр. Сироп әзер булгач, җиләк-җимеш салып кайнаталар, күбеген махсус тишекле чүмеч яисә агач кашык белән әледән-әле җыеп торалар.
Вареньены артык кайнатсаң, озак саклаганда шикәрләнә.

Суынгач вареньены банкаларга тутырып, һава чыкмаслык итеп ябарга һәм салкынча караңгы урынга куярга киңәш ителә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев