Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
АШ-СУ

Азнакай хуҗабикәләренә тәмле салатлар рецептлары

Салат рецептларын тәрләндерегез.

“Нәфис”

Пешкән тавык итен һәм яшел алманы, кара җимешне саламлап турыйбыз. Әстерхан чикләвеген ваклыйбыз. Бу салат катламлап ясала, һәрберсе өстенә майонез сылана.

“Оҗмах”

Пешкән һәм ысланган тавык ите, тозлы кыярны, пешкән йомырканы саламлап турарга, өстенә консервланган ананас кисәкләре салырга. Майонез салып болгатырга.

Сөеклемә

Катламлап ясала, һәр катлам саен майонез сылана.

1.Вак угычтан кырылган чи кишер һәм йөзем.

2.Эре угычтан чыгарган әстерхан чикләвеге.

3. Эре угычтан уылган сыр һәм вакланган сарымсак.

Тун астындагы тавык

Зур тәлинкәгә эре итеп туралган салат яфракларын тыгыз итеп җәябез. Аның өстенә саламлап туралган тавык итен салабыз. Ә аңа исә – шакмаклап туралган помидор. Аз гына тоз сибәбез. Өстенә изелгән 2-3 тырнак сарымсакны майонез белән болгатып салабыз. Мондый катламнар берничә булыр га мөмкин. Берничә сәгать суыткычта тотарга. Өстәлгә бирер алдыннан тәмләткечләр белән бизәргә.

Кыш һәм җәй салаты

Кабыгыннан чистартылган зур алма, 3 банан, 2 мандарин, 2 әфлисунны зур булмаган кисәкләргә бүләргә, бер 10 төшсез йөзем алырга һәм барын да катнаштырып, йогырт яки махсус әзерләнгән крем белән болгатырга.

 

фото: https://pixabay.com/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев