Азнакай хуҗабикәләренә Резидә Фәйзуллинадан шах-пылау рецепты
Җимешле булгач, баллы булыр, дип көткән идем, бер дигән, һәр ингридиент бер-берсен тулыландырып тора.
Башта дөгене яхшылап юып, салкын суга салып куйдым. Һәрберсен берәр уч алып, йөзем, күрәгә, караҗимеш, финикны юып, тавыкның түш итен (ак ит) эрерәк итеп турап куйдым. Дөгене кайнап чыккан тозлы суга салып бүрттереп алдым (кайнап чыккач 4-5 минут чамасы гына кайнатып алдым да сүндереп, 3-4 минут тоткач, суын саркытып, чайкатып куйдым).
Табага акмай+сыек май салып, токмачлап туралган суганны әзрәк кыздырдым, ярты чәй калагы куркума өстәп болгаттым һәм туралган итне салып, әзер булганчы кыздырдым, соңыннан кирәгенчә тоз сиптем. Аннары күрәгә салып ике минут чамасы кыздырдым, йөзем, караҗимеш кушып, ике минут кыздырдым, аннан төше алынган финик салып, тагын ике минут кыздырдым һәм сүндердем.
Казанда бер кисәк акмай җебеттем, шуның өстенә бер рәт әзер дөгене җәйдем, аның өстенә җимешле итнең яртысын салып тигезләдем, тагын дөге, өстенә калган итне, иң соңыннан калган дөгене салып җәйдем, 4 аш калагы сыек май сиптем, 50 мл кайнар су өстәп, өстен томалап, 10-15 минут сүрән утта тоттым да сүндердем.
Җимешле булгач, баллы булыр, дип көткән идем, бер дигән, һәр ингридиент бер-берсен тулыландырып тора.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев