Профитролиең бер кырыйда торып торсын! Шундый тәмле!
2,5 стакан онны 200 гр акмай белән удым, валчык хәленә килгәнче, шуңа стакан тулар-тулмас песок, ярты чәй калагы разрыхлитель, бер йомырка кушып, йомшак камыр бастым. Шуннан вак шарчыклар әвәләп, формага тезеп бардым (шарчыклар әчтерхан чикләвегеннән чүт кенә бәләкәйрәк). Духовкада 10-15 минут чамасы пешердем. Суынган шарчыкларны каймак+песок катнашмасында бутап, тәлинкәгә тезеп бардым. Өстенә глазурь сиптем.
Глазурь: бер аш калагы какао, 50 гр акмай, ике аш калагы сөт, бер аш калагы песокны кайнатасы. Бер сәгатьләп суыкка куеп тордым. Профитролиең бер кырыйда торып торсын! Шундый тәмле!
Нет комментариев