Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
АШ-СУ

Азнакай хуҗабикәләренә кычытканнан язгы аш рецепты

Ашка яшь кычытканның очын гына (беренче 4 яфрагын) җыялар. Ул йомшаграк һәм тәмлерәк була.

2-2,5 л су яки шулпага: 3 5 бәрәнге, 1 кишер, 1 чи, 3 4 каты пешкән йомырка, 200 г яшь кычыткан, тәменчә тоз, борыч кирәк.
Шулай ук бакчадагы башка тәмләткечләрне дә (петрушка, укроп, яшел суган кыягы) куша аласыз.
Кычыткан ашын суда да, ит шулпасында да пешерергә мөмкин. Беренчесе җиңел эшкәртелә, икенчесе туклыклырак була. Кайнар шулпага бәрәңгене - шакмаклап, кишерне түгәрәкләп турап салырга. Якынча 10-12 минут кайнатырга.
Кычыткан ничек кенә чиста тоелса да, 5-7 минутка салкын суга салып торырга кирәк. Аннан агып торган суда чайкарга, кайнар суда пешекләргә, турарга һәм 1 йомырка сытып болгатырга. Калган тәмләткечләрне дә яхшылап юарга һәм вак итеп турарга. Кычыткан һәм тәмләткечләрне салып, 5 минут кайнатырга кирәк. Тәменчә тоз, борыч өстәргә.
Кычыткан ашы әзер, Табынга чыгарганда, һәр тәлинкәгә урталай бүленгән йомырка һәм бер аш кашыгы каймак салыгыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев