Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
АШ-СУ

Азнакай хуҗабикәләренә чебурек белән дучмак рецепты

Мәрьям Миннеголова белән бергә бик тәмле чебурек белән дучмак пешерик!

Икесенә бер камыр: ярты стакан җылы сөт, ярты стакан җылы су, 1 йомырка, 1 чәй калагы чүпрә, тоз, чеметеп кенә песок, он салып камыр басам. Басып бетергәндә учка көнбагыш мае салып тагын басам да җылы урынга куям. Ярты сәгать дигәндә күпереп менә. Дучмак өчен мае, сөте, тозы салып төелгән бәрәңге, өстенә тугылап йомырка. Бу инде әлбәттә камыр өстенә җәелә.

Чебурекка фарш, суган тоз, борыч, кайнаган салкын су. Чебурек өчен бәләкәй генә камыр җәям, уртасына фарш, кыр- кырыйларын кул белән баскалыйм да, хворост кисә торган җайланма белән йөреп чыгам, көнбагыш маенда пешереп алам. Бетте китте. Тәмле булсын!

Сезне якын итеп, яратып, Мәрьям

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев