Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
АШ-СУ

Алмадан ясала торган бик тәмле кетчуп рецепты

Үз бакчаңда үскән алма һәм помидорларыңнан ясаган кетчуп кыш көнендә бик тәмле була.

Сезгә кетчуп ясау буенча бик җайлы рецепт тәкъдим итәбез.

Аның өчен 3 кг помидор, 1 кг яшел алма,400 гр. суган, 6 тырнак сарымсак, 4  татлы борыч, 3 аш кашыгы шикәр комы, 1 чәй калагы төелгән кызыл борыч, 2 аш кашыгы тоз, 7 канәфер, 2 чәй калагы дарчин, 0,5 чәй калагы кара борыч, уксус 9 - % кирәк була.

Помидорларларны турап,алмаларның чүбен чистартып, кәстрүлгә салырга, баллы борыч, туралган суган һәм сарымсак өстәргә. Шул рәвешчә, яшелчәләр изелеп беткщнче (1,5 сәгать) талгын утта кайнатырга. Әлеге массага тәмләткечләрне: канәфер, дарчин, кара борыч салырга. Кәстрүлнең өстен ачып кайнату яхшырак. Болай эшләгәндә, кетчуп куе була. 

Кайнатма пешкәч, дуршлак аша сезәргә һәм тоз, шикәр комы өстәп, тагын 15 минут чамасы кайнатырга. Кетчуп әзер! Бары стирильләштерелгән банкаларга салып куясы гына калды. Һәр банканың төбенә 3 тырнак әрчелгән сарымсак та салып калдырсагыз, кетчуп тагы да тәмлерәк булыр. 

 Ашларыгыз тәмле булсын!

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев