Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
АШ-СУ

Җәйге эсседә окрошка әзерләп карагыз

Окрошка бик җиңел әзерләнә һәм җәйге эсседә, авыр ризык ашарга теләмәгән вакытта, бик тә урынлы була.

Пешкән йомырка һәм бәрәңгене, кыяр һәм редисканы, пешкән тутырма (вареная колбаса) яки тавык итен шакмаклап турагыз, тәменчә тоз, борыч өстәгез. Окрошканы гадәттә квас белән ясыйлар. Шулай ук минераль су, кефир белән дә, яки кайнатып суытылган суга алма серкәсе кушып та әзерләргә мөмкин. Суыткычта бераз гына торган окрошка тагын да тәмлерәк була. Окрошкага вак кына туралган укроп һәм һәр тәлинкәгә берәр кашык каймак салып бирегез. Ашларыгыз тәмле булсын!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев