Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Тымытык һәм Күктәкә ил иминлеген саклаган улы белән хушлашты

Бүген үзе үскән Тымытык җирлегендә Руслан Рөстәм улы Сәйфуллинны якыннарының олы хәсрәтен уртаклашып, аның батырлыгы алдында баш иеп якташлары, авылдашлары, районыбыз җитәкчелеге, хәрбиләр...соңгы юлга озаттылар.

- Без сакламасак, кем саклар? Руслан Сәйфуллин Донецк һәм Луганск республикаларындагы тугандаш халыкларның азатлыгы өчен барган махсус операциягә катнашу теләген белдереп, хәрби комиссариатка әнә шул сүзләр белән килә. Әйе, илгә, республикага, районыбызга бик күп танылган шәхесләр, хөрмәтле кешеләр биргән Күктәкә авылында патриотизм рухында, югары әхлакый тәрбиядә кечкенәдән чын ир-егетләр эшләрен башкарып үскән егет башкача булдыра да алмый. 2004-2006 елларда хәрби хезмәт үтеп отделение командиры дәрәҗәсендә тәҗрибә алган Руслан контракт белән хезмәткә гаиләсе белән яшәгән Казан шәһәреннән китә.

Махсус операция бәрелешләренең берсендә ул батырларча һәлак була.

- Ватанга хезмәт итүне сайлаган Татарстанның лачын ир-егетләре - офицерлар, солдатлар бүгенге көндә барган хәрби операциядә катнашып илебезнең якты киләчәге хакына үз бурычларын батырларча үтиләр. Азнакайның каһарман улы - сержант Руслан Сәйфуллин аларның берсе. Аның кыска гына гомере Ватанга хезмәт итүнең олы үрнәге булып, якташыбызның якты истәлеге күңелләрдә мәңге сакланыр. Русланның әти-әнисе Рөстәм Абдулла улына, Таһира Тимерҗан кызына шундый лачын ул үстергәннәре өчен барлык азнакайлылар исеменнән рәхмәт сүзләрен һәм олы кайгыгызны уртаклашу хисләрен җиткерәм. Аны югалту - барчабызның да уртак югалтуы... - диде район башлыгы Марсель Шәйдуллин.

Район хәрби комиссары Рәдиф Камалеев илнең Саклану министрлыгы исеменнән Русланның якыннарының кайгысын уртаклашты һәм аның "Батырлык өчен" ордены белән бүләкләнүен игълан итте.

Матәмдә чыгыш ясаган һәркем Русланның чын ир-егет, үрнәк гаилә башлыгы, изге җанлы ул, игелекле туган булуын сөйләде.

Руслан Рөстәм улы Күктәкә авылы зиаратында җирләнде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев