Азнакаево
  • Рус Тат
  • Сугыш чоры кабат күңелләрдә яңарды

    Сугыш еллары ерагайган саен, аның шаһитлары булган ветераннарыбызның сафы да сирәгәйгәннән-сирәгәя. Кемнәргәдер сөйгән ярларын яу кырыннан каршы алырга, кемнәргәдер гомере буе кайтканнарын өметләнеп көтеп яшәргә язган. Йөрәктәге сагыш-моң буыннардан-буыннарга күчеп, сугыш салган яраларга һаман төзәлергә ирек бирми әле. Мәдәният йортында Җиңүнең 70 еллыгына һәм Халыкара Гаилә көненә багышланган чарада кабат...

    Сугыш еллары ерагайган саен, аның шаһитлары булган ветераннарыбызның сафы да сирәгәйгәннән-сирәгәя. Кемнәргәдер сөйгән ярларын яу кырыннан каршы алырга, кемнәргәдер гомере буе кайтканнарын өметләнеп көтеп яшәргә язган. Йөрәктәге сагыш-моң буыннардан-буыннарга күчеп, сугыш салган яраларга һаман төзәлергә ирек бирми әле.

    Мәдәният йортында Җиңүнең 70 еллыгына һәм Халыкара Гаилә көненә багышланган чарада кабат шул дәһшәтле елларның хатирәләрен яңартып, үткәннәргә кайткандай булдык. Сарлы, Благадатное, Әгерҗе, Чемодурово, Үчәлле, Тымытык, Урсай авыл җирлекләре үзләренең сугыш батырлары хакында сөйләде. Һәрберсенең язмышын китап итеп язарлык.

    Әнә, Сарлыдан Хәйдәргали ага Усманов, фашистлар илебезгә басып кергәндә аңа нибары ун яшь була. Әмма сугыш яшеңне сорап тормый, фронтка киткән абыйлар, әтиләре урынына сыер белән басу тырмаларга да, иген игәргә дә туры килгән. Җиңү килгәч, укуын дәвам итеп, нефть тармагында энергетик, аннан авыл мәдәният йорты директоры була.

    - 31 ел сәхнәдә җырладым, Казан радиосыннан да чыгыш ясадым, - ди ул.

    Авылның иң уңган, иң чибәр кызы Фатыйманы сайлап та ялгышмаган, өрлектәй 5 бала тәрбияләп үстергәннәр.

    Әгерҗедән Габделгалим Галиев белән Гыйльминур апа да биш балага гомер биргән. Кызганычка каршы, алар инде бакыйлыкта. Бәйрәмгә оныклары, оныкчыклары - бер кочак җыелып килгән.

    - Бабам бик батыр содат булган. Мин дә үскәч илебезне сакларга барачакмын, - ди горурланып 8 яшьлек Тимур Галиев.

    Иренең дүрт туганына әни булырга һәм үзләре биш бала үстерергә дә көч тапкан Гөлнәзирә апа Баһаутдиновага ничек сокланмыйсың! Мирхәкиме Тымытыкның атказанган колхозчысы булган. Түше тутырык орден-медальле кәчтүмен оныкларга ядь итеп саклыйлар.

    Үчәлледән Батыршин Вагыйз аганың күкрәген Кызыл Йолдыз, Хезмәт Кызыл байрагы орденнары бизәгән. Сугыштан соң "Чапаев" колхозы рәисе булган ул. Үзе кебек ук сугыш юллары үткән, запастагы офицер, гомере буе фельдшер булып эшләгән Җүәйрәсе белән шулай ук биш бала үстергәннәр. Уллары Вилюрик - Россиянең атказанган очучысы, ике кызлары әниләре эшен дәвам иткән.

    Чемодур мәктәбе директоры Степан Кирилловны да онытмыйлар авылдашлары. 19 яшендә фронтка китеп, Җиңү таңын Будапештта каршылаган батыр солдат Кызыл Йолдыз ордены, 3 нче дәрәҗә Дан ордены, күпсаны медальләр белән бүләкләнә. Шунысы кызык, 1947 елга кадәр хезмәт итеп, ул бер тапкыр да яраланмый.

    - Бүгенге чара башка районнарга да өлге итеп алырлык. Ул яшь буынга, ата-бабаларыбыз данын тапшыру, туган илгә, туган җиргә мәхәббәт тәрбияләү өчен кирәк, - дип билгеләп үтте кичәдә катнашкан Татарстан Дәүләт Советы депутаты Таһир Һадиев. Ул гаиләнең дәүләт терәге булуын ассызыклап, Гаилә көне уңаеннан азнакайлыларга иң җылы теләкләрен җиткерде.

    Резеда ШӘРИПОВА

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: