Сугыш чоры кабат күңелләрдә яңарды
Сугыш еллары ерагайган саен, аның шаһитлары булган ветераннарыбызның сафы да сирәгәйгәннән-сирәгәя. Кемнәргәдер сөйгән ярларын яу кырыннан каршы алырга, кемнәргәдер гомере буе кайтканнарын өметләнеп көтеп яшәргә язган. Йөрәктәге сагыш-моң буыннардан-буыннарга күчеп, сугыш салган яраларга һаман төзәлергә ирек бирми әле.
Мәдәният йортында Җиңүнең 70 еллыгына һәм Халыкара Гаилә көненә багышланган чарада кабат...