Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Санлы телевидениегә күчүдә мохтаҗларга ярдәм

Быелдан санлы телевидениегә күчәбез.

Халык 20 каналны бушлай карый алачак, алар беренче мультиплекс пакетына кергән. Телевидениенең тагын да зуррак мөмкинлекләре ачылып, сурәтләр тагын да ачыграк, сыйфатлырак булачак. Әмма шунсы бар: санлы сигналны яңа буын телевизорлары гына тота ала. Ә инде телевизор иске булып, аның техник мөмкинлекләре юк икән, приставка, антенна сатып алырга туры киләчәк. Республиканың Министрлар Кабинеты социаль яклауга мохтаҗаерым төр гражданнарга санлы телевидениегә күчүдә адреслы ярдәм күрсәтү турында карар кабул итте.

Компенсация санлы телевизион приставка яки телеантеннаның факттагы бәясе күләмендә, әмма һәр җиһаз төре буенча 1000 сумнан артмаган күләмдә билгеләнгән.

Бу ярдәмне түбәндәге категория гражданнар алырга хокуклы:

– балага айлык пособие алучы, уртача кереме бер кешегә яшәү минимумыннан түбән булган күпбалалы гаиләләр;

– балага айлык пособие алучы, уртача кереме бер кешегә яшәү минимумыннан түбән булган инвалид балалар тәрбияләгән гаиләләр;

– 70 яшькә җиткән һәм аннан да өлкәнрәк, уртача керемнәре 20 мең сумнан артмаган ялгыз яшәүче пенсионерлар (пенсионерлардан торган гаиләләр);

– уртача керемнәре 20 мең сумнан артмаган ялгыз яшәүче инвалидлар (инвалидлардан торган гаиләләр);

Компенсация билгеләү өчен 2019 елның 1 декабреннән дә соңга калмыйча республика матди ярдәм үзәгенең яшәү урыны буенча бүлегенә мөрәҗәгать итәргә кирәк. Үзегез белән түбәндәге документлар булуы мөһим:

– йорт хуҗалыгындагы һәр әгъзаның компенсация билгеләүгә гариза биргәнче 3 айдагы керемен раслаган документ;

– санлы телевидение карау өчен алынган приставка яки телеантенна бәясен раслаган документ.

Ай саен бала пособиесе алучы гаиләләргә керемнәре расланган документ булуы кирәкми.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев