Азнакаево
  • Рус Тат
  • Азнакай «Яхшы эшләр эстафетасы» акциясенә кушылды

    Шәфкатьлелек. Мәрхәмәтлелек... Һәркем үз кабыгы эченә бикләнгән, мал артыннан куган заманга әлеге төшенчәләр, бер караганда, яттыр кебек. Әмма гасырлар дәвамында килгән асыл сыйфатларын халкыбыз һич җуймаган, моны изге эш-гамәлләре белән һәрдаим раслап тора. Ел саен үткәрелә торган хәйрия марафоннарын аласыңмы, бәла-каза килгән төбәкләргә ярдәм кулы сузу дисеңме - һәркем бу...

    Шәфкатьлелек. Мәрхәмәтлелек... Һәркем үз кабыгы эченә бикләнгән, мал артыннан куган заманга әлеге төшенчәләр, бер караганда, яттыр кебек. Әмма гасырлар дәвамында килгән асыл сыйфатларын халкыбыз һич җуймаган, моны изге эш-гамәлләре белән һәрдаим раслап тора.
    Ел саен үткәрелә торган хәйрия марафоннарын аласыңмы, бәла-каза килгән төбәкләргә ярдәм кулы сузу дисеңме - һәркем бу чараларда үз өлешен кертергә, йөрәк җылысын башкалар белән уртаклашырга тырыша.
    Ил-көннәребез имин, тормышларыбыз матур булса да, арабызда ярдәмгә мохтаҗлар да җитәрлек. Аеруча сугыш авырлыкларын үз җилкәләрендә күтәргән өлкән буын, инвалидлар, авыру балалар игътибар таләп итә.
    20 апрельдән Татарстанда старт алган «Яхшы эшләр эстафетасы» акциясе нәкъ менә шундый социаль проблемаларны хәл итүгә, бу юнәлештә гражданнарның активлыгын арттыруга юнәлдерелгән.
    Республикабыз Президенты Рөстәм Миңнеханов программаларын һәм инициативаларын яклап, республика үсешен бергәләп кайгырту йөзеннән татарстанлыларның «Президент белән бергә» иҗтимагый хәрәкәтенә берләшүе турында язган идек инде. «Яхшы эшләр эстафетасы» - шушы иҗтимагый кайгыртучанлыкның, республика һәм аның халкына битараф булмауның бер формасы ул.
    Бу акциягә азнакайлылар да актив кушылды. 1 Май һәм Җиңү бәйрәмнәре алдыннан һәркем бердәм рәвештә өмәгә чыкты, урамнарыбыз, ишек аллары чистарып, ялт итеп калды. Ялгыз яшәүче әби-бабайларның тәрәзәләрен юарга, вак-төяк ремонт эшләрен башкарырга да җай тапты волонтерлар. Авыр тормыш хәлендәге гаиләләрдәге балаларны китаплар, уенчыклар белән куандырдылар.
    Ә провославие һәм мөселман дине вәкилләре мәктәп укучылары белән очрашып, үзара дус, тату яшәүнең серен аңлаттылар, бер-береңә һәрчак яхшылык кылып яшәргә чакырдылар.
    - Бу акциянең Бөек Җиңүнең 70 еллыгын каршылаган чорда үтүе аеруча мөһим. Ветераннарыбызның сафы еллап түгел, көнләп сирәгәя. Исән чагында аларга мөмкин кадәр күбрәк кадер-хөрмәт күрсәтеп калырга тырышабыз, - ди район башкарма комитетының социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Дамир Гыйләҗев. - Аларның барысына да диярлек юбилей медальләре, Президентыбыз бүләкләре тапшырылды. Һәр коллектив бәйрәм алдыннан үз ветераннарын чәй табыннарына чакырачак. Мәңгелек ут һәйкәлендә сугышта башын салган якташларыбызның исеме мәңгеләштерелде. Сугыш һәм тыл ветераннары яши торган һәр йортка язулар эленде. Шәһәребез урамнарындагы стендларда фронтовикларның фотосурәтләренә игътибар итәсездер, бу да аларга дан һәм хөрмәт билгесе.
    Бу социаль кампания бердәмлекнең көчен күрсәтә. Кечкенә генә яхшылык та кешеләргә үзләрен башкаларга кирәкле итеп тоярга, республикабыз, районыбызның киләчәк тормышы аларның эш-гамәлләренә бәйле икәнне аңларга ярдәм итә.
    Резеда ШӘРИПОВА

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: