Азнакай «Яхшы эшләр эстафетасы» акциясенә кушылды
Шәфкатьлелек. Мәрхәмәтлелек... Һәркем үз кабыгы эченә бикләнгән, мал артыннан куган заманга әлеге төшенчәләр, бер караганда, яттыр кебек. Әмма гасырлар дәвамында килгән асыл сыйфатларын халкыбыз һич җуймаган, моны изге эш-гамәлләре белән һәрдаим раслап тора.
Ел саен үткәрелә торган хәйрия марафоннарын аласыңмы, бәла-каза килгән төбәкләргә ярдәм кулы сузу дисеңме - һәркем бу...