Рамил Исламов азнакайлыларның бакча уңышын арттыру буенча киңәшләрен бирде
"Җирне һәрдаим тиресләп тә торабыз, әмма уңыш артмый, чүп үләннәре дә күбәйде кебек, берәр белгеч киңәш бирмәсме икән?" дип редакциягә хат юллаган иде Рәфәт исемле хәбәрчебез. Әлеге уңайдан ТР буенча Россельхознадзор идарәсенең җир күзәтчелеге бүлеге дәүләт инспекторы Рамил Исламовка мөрәҗәгать иттек. Авыл хуҗалыгы культураларын ел саен үстерү дәвамында җирнең уңдырышлылыгы...
"Җирне һәрдаим тиресләп тә торабыз, әмма уңыш артмый, чүп үләннәре дә күбәйде кебек, берәр белгеч киңәш бирмәсме икән?" дип редакциягә хат юллаган иде Рәфәт исемле хәбәрчебез. Әлеге уңайдан ТР буенча Россельхознадзор идарәсенең җир күзәтчелеге бүлеге дәүләт инспекторы Рамил Исламовка мөрәҗәгать иттек.
Авыл хуҗалыгы культураларын ел саен үстерү дәвамында җирнең уңдырышлылыгы да шактыйга кими. Җирдә төрле культураларга кирәкле файдалы матдәләр азая, туфрак ярлылана.
Терлекчелек фермаларыннан чыгарылган тирес туфракның уңдырышлылыгын күтәрүдә менә дигән ашлама булып тора. Әмма терлекчелек һәм кошчылык фермалары тиресне дөрес сакламыйлар, шуңа да туфрак тирестәге органик калдыклар белән пычрана һәм авыру тарату чыганагы булып тора.
Терлекчелек фермаларын төзегәндә тиреснең чыгарылу һәм җыелу күләме исәпкә алынырга, аны кертү өчен тиешле күләмдә чәчүлек җирләре дә булырга тиеш. Туфракка кертелергә тиешле тирестә инвазион һәм йогышлы авыруларны китереп чыгаручы микроблар, чүп үләннәре булмау зарур.
Тирә-юньгә авыру таратучы микроблар таралмасын өчен дуңгызчылык фермаларыннан һәм крестьян-фермерлык хуҗалыкларыннан чыгарылган тиресне 12 ай дәвамында өеп тоту мәслихәт. Бу очракта авыруны китереп чыгаручы микроблар һәм төрле чүп үләннәренең орлыклары "үләчәк" һәм экологиягә дә зыян килмәячәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев