Рамил Исламов азнакайлыларның бакча уңышын арттыру буенча киңәшләрен бирде
"Җирне һәрдаим тиресләп тә торабыз, әмма уңыш артмый, чүп үләннәре дә күбәйде кебек, берәр белгеч киңәш бирмәсме икән?" дип редакциягә хат юллаган иде Рәфәт исемле хәбәрчебез. Әлеге уңайдан ТР буенча Россельхознадзор идарәсенең җир күзәтчелеге бүлеге дәүләт инспекторы Рамил Исламовка мөрәҗәгать иттек.
Авыл хуҗалыгы культураларын ел саен үстерү дәвамында җирнең уңдырышлылыгы...