Әлмәт шәһәрендә 2011-2012 елларда туган яшүсмерләр командалары арасында футзал буенча Татарстан Республикасы беренчелеге узды.
Анда Актүбә бистәсенең «Барс» спорт мәктәбе командасы да катнашты.
Ярышлар барышында азнакайлылар берничә очрашу үткәрде.
18 ноябрьдә «Лидер» (Мактама) командасы белән матч 1:1 исәбе белән тәмамланды. Ә Әлмәтнең «Альметьевск-2012-2» командасын «Барс» уенчылары 4:0 исәбе белән җиңде.
19 ноябрьдә актүбәлеләр Лениногорскиның «Триумф» командасын 4:2 исәбе белән отты. «Альметьевск-2011-2» командасы белән очрашуда да «Барс» футболчылары өстен чыкты — 2:0.
Ярышлар нәтиҗәләре буенча «Барс» командасы Татарстан Республикасы беренчелегенең финалына чыкты!
Спортчыларны һәм тренерлар составын уңышлы чыгышлары белән котлыйбыз! Финалда да ышанычлы уен, бердәмлек һәм яңа җиңүләр телибез!
Нет комментариев