Сабыр иде безнең әниләр
Әдәбият / иҗади кичәләр

Сабыр иде безнең әниләр

Фаяз Зәйдуллинның шигырь юлларын сезгә тәкъдим итәбез

Ике рәтле гармун алдым кулга

Әниләрне искә төшердем.

Баян моңы гына басмас кебек

Әни, әбиләрнең күңелен.

Гореф — гадәтләрне хөрмәт итеп

Әниләр бит тәрбияләде.

— Балаларым! — диде гомер буе,

Зарланмады алар бернидән.

Авырлыкларны күп күрсәләр дә,

Бирешмәгән безнең әниләр.

Көне буе эштә булса алар

Кич утырып бәйләм бәйләгән.

Чишмә суларында керләр чайкап,

Өйдә саклап җылы мөхитне,

Без авырсак, төне буе саклап

Чыкты ут йотып, аяк өсте.

Кич утырып, бәйләм бәйләделәр

Күрше — күлән бергә җыелып.

Моңлы җырлар суза иде алар

Яшь чакларын искә төшереп.

Һаман гармунда уйныйсым килә

Әниләрне искә төшереп. ...

Баян уйнап җырлаттым әнине

Сәхнә түрләренә менгереп.

Үзебез әби — бабай булсак та

Онытмыйбыз һич әниләрне.

Моңлы иде, ләкин зарланмады,

Сабыр иде безнең әниләр.

Искә алыйк әле әниләрне,

Алар — безнең тормыш көзгесе.

Кырыс булдылар, кеше иттеләр,

Әниләр бит — яшәү өлгесе!

Фаяз Зәйдуллин, Туйкә авылы


Нет комментариев