3 кг кызыл помидорны иттаркычтан чыгарасың да, шуңа 1 кг баллы борычны саламлап яки шакмаклап турыйсың, берничә баш сарымсакны шулай ук турап саласың, тәменчә тоз, шикәр комы куышып, уртача утта 30 минут кайнатасың да стерильләштерелгән банкаларга тутырып, калай капчаклап куясың. Җиңел дә, тәмле дә. Болай ашарга да, кәбестә шулпаларына өстәргә...
3 кг кызыл помидорны иттаркычтан чыгарасың да, шуңа 1 кг баллы борычны саламлап яки шакмаклап турыйсың, берничә баш сарымсакны шулай ук турап саласың, тәменчә тоз, шикәр комы куышып, уртача утта 30 минут кайнатасың да стерильләштерелгән банкаларга тутырып, калай капчаклап куясың.
Җиңел дә, тәмле дә. Болай ашарга да, кәбестә шулпаларына өстәргә дә, пица пешергәндә дә файдаланырга да була.
Банкаларны кояш нурлары стерильләштерә
Банка стерильләштерүнең иң җайлы ысулы - банкаларны яхшылап юуып, кипкәнче кояшта тотасың. Көннәрнең эссе чагы, файдаланып калыгыз!
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев