Азнакай депутатлары 27 ноябрьдә халыкны кабул итәчәк
ДЕПУТАТ КАБУЛ ИТҮЕ

Азнакай депутатлары 27 ноябрьдә халыкны кабул итәчәк

27 ноябрьдә Азнакай район һәм шәһәр Советлары депутатлары сайлаучылар белән очрашачак.

Бердәм кабул итү көнендә шәһәр Советы депутатлары халыкны шәһәрдәге сайлау округлары үзәкләрендә, ә район Советы депутатлары авыл җирлекләренең административ үзәкләрендә кабул итәчәк.

Кабул итү вакыты — 16.00 сәгатьтән 17.00 сәгатькә кадәр.

Депутатларның кабул итү урыннары турында тулырак мәгълүматны Азнакай муниципаль районының рәсми сайтында (aznakayevo. tatarstan. ru) «Район турында. Җирле үзидарә органнары. Депутатлар» бүлегендә табарга мөмкин.


Нет комментариев