Азнакайда исерек килеш рульгә утырган ике шоферга җәза бирелгән
ЮЛ ХӘРӘКӘТЕ ИМИНЛЕГЕ

Азнакайда исерек килеш рульгә утырган ике шоферга җәза бирелгән

Исерек килеш машина йөртүнең нинди аяныч нәтиҗәләргә китерүен аңлау өчен юл-транспорт һәлакәте килеп чыгуын көтәргә кирәкми.

Руль артына алкоголь кулланган хәлдә утырган кеше үз гомерен генә түгел, юлда очраган башка кешеләрнең дә иминлеген куркыныч астына куя. Азнакайда теркәлгән ике очрак та моның ачык мисалы.

Исерек хәлдә машина белән идарә иткән Р. Рәшитовны хокук сакчылары М. Җәлил урамында туктата. Алкотектор ярдәмендә үткәрелгән тикшерү нәтиҗәләре һавада алкоголь парлары концентрациясенең 1,435 мг/л булуын күрсәтә.

Икенче очрак 5 сентябрьдә төнге сәгать икеләр тирәсендә теркәлә. Н. Шәмсуллинны ДАИ хезмәткәрләре шулай ук шәһәр урамында туктата.

Юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган ике шоферның да эше судта карала. Законны санга сукмаган ир-атларга 45 мең сум күләмендә штраф салына, шулай ук алар ел ярымга транспорт чарасы белән идарә итү хокукыннан мәхрүм ителә.


Нет комментариев