Хезмәт ветераны Нәсимә Сабирҗанова Азнакай шәһәрен төзүдә үзәннән зур өлеш керткән
ВЕТЕРАННАР ТОРМЫШЫ

Хезмәт ветераны Нәсимә Сабирҗанова Азнакай шәһәрен төзүдә үзәннән зур өлеш керткән

Бу көннәрдә 5 нче трестның 29 нчы төзү монтаж идарәсе төзүчесе Нәсимә Зариф кызы үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп уза.

Юбилярны район җитәкчелеге исеменнән шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Лилия Миндубаева, 7 нче ТОС җитәкчесе Рафаэль Бәхтиев, элеккеге 29 нчы төзү-монтаж идарәсе ветераннар советы җитәкчесе Закирә Галиева, якыннары тәбрикләделәр. Нәсимә апа гомере буе төзүче һөнәренә тугра калган, төрле төзелешләрдә катнашкан, хәтта үзләре яшәгән йортны төзүдә дә аның өлеше кергән.

Әниебез үз эшен бик яратып, бар күңелен биреп башкарды. Аның тик кенә торганын мин бер дә хәтерләмим. Иртә таң белән эшкә чыгып китә иде, соң гына кайта иде. Берчак шулай авырып киттем, температурам да күтәрелгәндер инде. „Кызым, эшкә бармый булмый. Поликлиникага үзең генә барырсың“, 

— диде дә эшкә китте.

Ә бит мин әле анда балалар бакчасына гына йөри идем. Шунда аның сөенгәнен хәтерлим. Ни дисәң дә мин „зур кыз“ булганмын, күп эшләрне үзем генә башкара башлаганмын икән бит. Ә инде ял көннәрендә әби янына Баланлы Бүләк авылына кайта идек. Анда да эш бик күп: мал-туар, яшелчә, җиләк-җимеш... Әниебез үстергән җиләкләр аеруча тәмле һәм уңган була иде. Әниебез әле хәзер дә гел хәрәкәттә. Тәмле ашлар пешерә, җылы оекбашлар бәйли, кибеткә дә үзе чыга. Оныклары ярдәмгә килсә дә, чүп тә түктерми „Юк, юк үзем, миңа хәрәкәт кирәк“ ди, 

— дип әнисен мактап алды Санкт Петербургтан кайткан кызы Рәсимә ханым.

«Үзем, үзем» дисә дә, әбинең үзен генә калдырмыйлар, гел ярдәмләшеп торалар үзе.

Кызым, оныклар, туганнар бер дә ялгызымны калдырмыйлар, хәлемне белеп, ярдәмләшеп торалар. Бигрәк тә Розалия кызыма рәхмәтлемен,

— ди Нәсимә әби.

Бик зур рәхмәт аларга! Мин табигатьне яраттым. Вакытым бул дисә, урманга чыгып китеп дәва үләннәре җыям. Әле быел да җыеп. киптереп куйдым. Гомер буе физик эш эшләдем. Намазларымны калдырмыйм, телевизордан да шундый тапшырулар карыйм.

Мондый кешеләргә ничек сокланмыйсың инде. Юбилеегыз мөбарәк булсын, Нәсимә апа! Тагын да матур юбилейларыгызны каршыларга язсын әле.


Нет комментариев