Көземә кереп барыш
РЕДАКЦИЯ

Көземә кереп барыш

Безнең коллегабыз,талантлы журналист Нәсимә Фазлыеваның матур шигырь юлларын тәкъдим итәбез

Көз... Яфраклар коела. Шигырьләрдә – көзге сагыш.

Йөрәк сыкрый, күңел әрни,

Нәрсә булды соң әле?

Бу күңелнең иләс-миләс,

Тынгы белмәс бер мәле.

Болыты да елап йөзә,

Тәрзәмә яшьләр тезеп,

Соңгы яфраклар коела.

Үзәкне өзеп-өзеп.

Көзләргә сылтамыйм әле,

Бу – түгел көз сагышы.

Җанымның кара тартышып,

Көзенә кереп барышы.

Нәсимә Фазлыева

 

 


Нет комментариев