Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Аты да тугры дусты булган

Бөек Ватан сугышы башланганда дәү бабам Нурулла Мәрданшинга (әтинең әнисенең әтисе) 15 яшь кенә була. Фронтка авылдан китүче кайбер егетләрнең күз яшьләрен күреп, ул үз-үзенә сүз бирә: "Мин елап китмәячәкмен!" Яшьтәшләре - дүрт кешегә бер көндә повестка килгәч, ул аларга да: "Әйдәгез, бер бөртек күз яше дә күрсәтмик, безнең дошманны...

Бөек Ватан сугышы башланганда дәү бабам Нурулла Мәрданшинга (әтинең әнисенең әтисе) 15 яшь кенә була.
Фронтка авылдан китүче кайбер егетләрнең күз яшьләрен күреп, ул үз-үзенә сүз бирә: "Мин елап китмәячәкмен!" Яшьтәшләре - дүрт кешегә бер көндә повестка килгәч, ул аларга да: "Әйдәгез, бер бөртек күз яше дә күрсәтмик, безнең дошманны җиңәргә киткән чын солдатлар икәнне күрсеннәр!" - ди. Әмма, бер иптәше икеләнә: "Әни елар инде, аның яшен күргәч, тыелып калып булмас..." Шунда бабамның башына шәп план килә: юлга билгеләнгән вакыттан иртәрәк кузгалабыз! Шулай итәләр дә. Ат арбасына әйберләрен урнаштырып куялар да, үзләрен Бөгелмәгә илтәсе бабайны арбаң ватылган дип алдап, ул аны карарга иелгәч, арбага аударып салып, атны куып алып китәләр. Берникадәр чакрым баргач, туктап, хәлне төшендерәләр. Ә бабай аларны ачуланып ташлый: "Әниләрегезгә ни дип аңлатырмын?!" Егетләр тиз-тиз генә язып, аңлатмаларын әниләренә тапшыруын сорап, бабайга бирәләр.
Бөгелмәдә аларны казармада атна буе тоталар. Ниһаять, 22нче Чапаев дивизиясенә Ерак Көнчыгышка озаталар. Бабайга анда кул пулеметы эләгә. Японнарга каршы сугышларда катнашалар.
-Берсендә шулай әсир төшкән япон солдатларын билгеләнгән урынга озата барырга тиеш идек. Үзебезнекеләргә иярергә соңардык. Аларны куып җитәргә кирәк иде, 3 көн ял да итми атладык. Тирә-юньдә ауган йөкләр, кеше мәетләре, ат гәүдәләре... Командир исән калган атларга утырырга әмер бирде. Мин йолдыз кашкалысын алдым, аңа Йолдыз дип исем дә куштым. Бик тә тыңлаучан, акыллы хайван булып чыкты ул! Бик тиз дуслашып, бер-беребезне караштан ук аңлый идек. Аны кире тапшырганда җилкәмә башын салып күзләрен мөлдерәтеп караулары һаман күз алдымда. Әле дә төшләремә керә, бахыркай...
Алар японнар боҗрасында калган совет солдатларын азат итәргә ашыга һәм зур авырлыклар белән барып җитеп, дошманга каршы ут ачалар. Шулай итеп, камалыштагы сугышчан дуслары гомерен саклап калалар.
Алар өчен сугыш 2 сентябрьдә тәмамланса да, бабамның хәрби хезмәте 1950 елда гына төгәлләнә. Аны Камчаткага авиациягә хезмәт күрсәтү батальонына җибәрәләр.
Бабам икенче дәрәҗә Ватан сугышы ордены, күпсанлы медальләр белән бүләкләнә.
Туган якларына кайту белән ул "Татнефть" берләшмәсенә эшкә урнаша, эшче, бораулаучы ярдәмчесе булып озак еллар эшли. Лаеклы ялга чыкканчы бер генә урында хезмәт куя. Бик күп бүләкләргә, Мактау кәгазьләренә ия. Менә шундый ул минем дәү бабам!
Камилә Габделхакова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Аты да тугры дусты булган