Аты да тугры дусты булган
Бөек Ватан сугышы башланганда дәү бабам Нурулла Мәрданшинга (әтинең әнисенең әтисе) 15 яшь кенә була.
Фронтка авылдан китүче кайбер егетләрнең күз яшьләрен күреп, ул үз-үзенә сүз бирә: "Мин елап китмәячәкмен!" Яшьтәшләре - дүрт кешегә бер көндә повестка килгәч, ул аларга да: "Әйдәгез, бер бөртек күз яше дә күрсәтмик, безнең дошманны...