Машиналы булу ниндидер бер дәрәҗә дә саналмый хәзер.
Яңа гына мәктәпне тәмамлаганнар да, олы яшьтәгеләр дә үз транспортын булдырырга тырыша. “Тимер ат”ларның күбәюе соңгы елларда юлларда мәшәкатьләрнең, юл-транспорт фаҗигаләренең артуына да китерде. Иң күңелне кырганы, юлларда исерек машина йөртүчеләрнең күбәюе. Атна саен район ЮХИДИ инспекторлары шундый 7-8 шоферны кулга “төшерә”. Ә эләкми калганнары күпме?
Соңгы көннәрдә исерек килеш машина белән идарә иткән ике азнакайлыга суд хөкеме чыгарылган. Аларга штраф түләп, җәяү йөрергә туры киләчәк.
Нет комментариев