Азнакайда милли проект нигезендә юллар ремонтлана
Татарстанда быел “Хәвефсез һәм сыйфатлы юллар” милли проекты нигезендә 217,8 чакрым ара юл ремонтлана. Бүген эшләрнең 65 проценты инде төгәлләнгән. Бу хакта журналистлар белән очрашу барышында ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министры урынбасары Артем Чукин белдерде.