Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
МИЛЛИ ПРОЕКТЛАР

Татарстан берничә айда 70 тоннадан артык электроломны эшкәртүгә җибәргән

2022 елның сентбярендә «Утильләштерү мәктәбе: электроника» экология акциясе старт алганнан соң, Татарстан 70 тоннадан артык электролом җыеп, эшкәртүгә җибәргән.

Бу хакта ТР Экология һәм табигать байлыклары министрлыгы хәбәр итә.

Республикада электролом җыю даими рәвештә оештырыла. Мәсәлән, 2023 елның май азагында шундый акцияләр Казан, Буа, Питрәч һәм Яшел Үзәндә үткәрелде. Нәтиҗәдә, алты тонна электролом җыелды, алар махсус экологик комбинатка эшкәртүгә җибәреләчәк.

Киләсе акция Алексеевск бистәсендә ике көн дәвамында уздырылыр дип планлаштырыла. Аның датасы, урыны һәм вакыты министрлык тарафыннан игълан ителәчәк.

ТР Экология һәм табигать байлыклары министрлыгы утильләштерүгә нинди электрон һәм электр җиһазлары кабул ителүенә ачыклык кертте. Алар:
– компьютер һәм офис техникасы;
– көнкүреш техникасы (шул исәптән, кер юу машинасы һәм суыткыч);
– электр кораллары;
– фәнни һәм медицина техникасы;
– телефон һәм шәхси гаджетлар;
– электрон һәм электр уенчыклар;
– картриджлар (тапшырыла торган техника күләменең 10 процентыннан артмаска тиеш).

Эшкәртүгә кабул ителми:
– батарейкалар;
– радиация билгесе белән тамгаланган җиһазлар;
– лампалар.

Әйтергә кирәк, экологик программаларны, аерым алганда «Утильләштерү мәктәбе: электроника» программасын гамәлгә ашыруда хезмәттәшлек итү турында ТР Экология һәм табигать байлыклары министрлыгы белән Табигатьтән рациональ файдалану фонды арасында килешү төзелгән иде. Бу программаның төп максаты – иске техника калдыкдары экологиягә зыян китермәсен өчен, халыкка аларны эшкәртүгә тапшыру мөмкинлеге булдыру. Җыелган электроломны Табигатьтән рациональ файдалану фонды үзенең һәм хезмәттәшлек иткән башка предприятиеләрдә утильләштерә.

Әлеге программада катнашу кагыйдәләре белән фондның сайтында танышырга мөмкин: https://eko-fond.ru/electronics/.

Бу программа кешеләрдә экологиягә, әйләнә-тирә мохиткә сакчыл мөнәсәбәт тәрбияләүгә юнәлдерелгән «Экология» илкүләм проектының максатларына ирешергә ярдәм итә. Россиядә илкүләм проектлар РФ Президенты Владимир Путин инициативасы белән гамәлгә ашырыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев