МИЛЛИ ПРОЕКТЛАР рубрикасы буенча яңалыклар
-
Татарстанда илкүләм проект буенча транспорт агымын күзәтүче 500 детектор урнаштырылган
Татарстанда «Имин һәм сыйфатлы юллар» илкүләм проекты буенча интеллектуаль транспорт системаларын (ИТС) гамәлгә кертүгә 2024 елда 141 миллион сумнан артык акча тотылган.
-
Татарстанда 2024 елда «Мәгариф» илкүләм проектын гамәлгә ашыруга нәтиҗә ясалды
Быел Татарстанда «Мәгариф» илкүләм проектын гамәлгә ашыру нәтиҗәсендә, төбәк һәм федераль бюджетлар исәбенә яңа мәктәп һәм балалар бакчалары төзелде.
-
Татарстан бер елда хәләл продукция экспортын 40 процентка арттырырга планлаштыра
Татарстан бер елда хәләл продукция экспорты күләмен 40 процентка диярлек арттырырга һәм 2024 ел нәтиҗәләре буенча 16 миллион доллар күрсәткеченә ирешергә планлаштыра. 2023 елда республиканың «Хәләл» стандартлы продукция экспорты, 2022 елга караганда 177 процент үсеш белән, 11,5 миллион долларны тәшкил иткән.
-
2024 елда Татарстанда илкүләм проект буенча яңа 14 мәдәният объекты ачылачак
Татарстанда «Мәдәният» илкүләм проекты буенча 2024 елда яңа 14 мәдәният йорты ачылачак. Бу хакта ТР мәдәният министры Ирада Әюпова хәбәр итте.
-
Татарстанда «Яшь гаилә» программасы буенча 2023 елда 432 яшь гаилә торак алды
Үткән 2023 елда «Яшь гаилә» программасы буенча Татарстанда 432 яшь гаилә тораклы булды. Бүгенге көндә яшь гаиләләргә 2025 елда «Яшь гаилә» программасы буенча дәүләт ярдәмен – «Яшь гаиләләрне торак белән тәэмин итү» субсидиясен алу өчен гаризалар кабул итү кампаниясе бара. Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов карары белән республикада 2023-2025 елларга исәпләнгән әлеге субсидияләр программасын финанслау ел саен 100 миллион сумны тәшкил итә.
-
Илкүләм проект буенча Казанда сугыш геройлары исемен йөрткән урамнар ремонтланачак
2024 елда Казанның Бөек Ватан сугышы геройлары исемен йөрткән Гаврилов һәм Заслонов урамнарына ремонт ясалачак. Бу ремонт эшләре илкүләм проект нигезендә Бөек Җиңүнең 79 еллыгы уңаеннан үткәрелә.
-
Татарстанда илкүләм проект ярдәмендә 9 меңнән артык өлкән кеше диспансеризация узды
2024 елның беренче ике аенда авыл җирлегендә яшәүче 9 547 өлкән кешене диспансеризация, вакцинация уздыру, планлы госпитализация һәм башка медицина ярдәме күрсәтү өчен Татарстанның медицина учреждениеләренә алып барганнар. Бу ярдәм «Демография» илкүләм проекты кысаларында оештырыла.
-
Татарстанда «Хезмәт җитештерүчәнлеге» илкүләм проектында якынча 250 предприятие катнашты
2023 елда Татарстанда «Хезмәт җитештерүчәнлеге» илкүләм проектында 248 предприятие катнашты
-
Татарстанның авыл медицина учреждениеләренә 2023 елда 1,8 меңнән артык җиһаз кайтарылган
Татарстанның авыл җирлегендә урнашкан медицина учреждениеләренә 2023 елда 1805 берәмлек яңа медицина җиһазы кайтарылган. Шул исәптән, Азнакай, Нурлат, Саба һәм Сарман үзәк район хастаханәләре өчен 4 компьютерлы томограф сатып алынган
-
Милли проектлар хыялларны тормышка ашыра: Азнакай «Татарстан — казанышлар республикасы» автобус марафоны эстафетасын кабул итте
Россия Президенты башлангычы белән гамәлгә куелган милли проектлар нигезендә соңгы елларда районыбызда күләмле эшләр башкарылды. Халыкның тормыш сыйфатын һәм көнкүрешен яхшыртуга юнәлдерелгән әлеге проектлар ярдәмендә әһәмияткә ия объектлар төзелеше актив алып барылды, йөзләгән чакрым юллар салынды, заманча җиһазлар сатып алынды, мәгариф һәм медицина учреждениеләренең матди-техник базасын яхшырту гамәлгә ашырылды, парклар, яр буйлары төзекләндерелде.
-
12 меңгә якын татарстанлы 2023 елда «Демография» илкүләм проекты кысаларында белем алды
2023 елда Татарстанның халыкны эш белән тәэмин итү хезмәте 11,9 мең кешенең һөнәри белем алуын оештырган, шул исәптән эшсез 2,3 гражданның. Аларны «Демография» илкүләм проектын гамәлгә ашыру кысаларында укытканнар. Бу хакта ТР хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова хәбәр итте.
-
Илкүләм проект кысаларында хатын-кыз эшмәкәрләрне экспорт нигезләренә өйрәтәчәкләр
Татарстанда эшмәкәр хатын-кызлар өчен ике көнлек укыту оештырылачак.
-
Азнакай районында юлларны төзекләндерүгә 278 млн сум каралган
Азнакай районында юлларны төзекләндерәләр.
-
Дәүләт эшмәкәрләргә тышкы реклама урнаштыруда ярдәм итәчәк
«Минем бизнес» үзәкләрендә эшләрен яңарак башлаган эшкуарларга ярдәм итү чарасы буларак тышкы реклама урнаштыру мөмкин.
-
Татарстан берничә айда 70 тоннадан артык электроломны эшкәртүгә җибәргән
2022 елның сентбярендә «Утильләштерү мәктәбе: электроника» экология акциясе старт алганнан соң, Татарстан 70 тоннадан артык электролом җыеп, эшкәртүгә җибәргән.