Азнакайның Сөендек авылында яңа фельдшер-акушерлык пункты ачылды
Бүген районыбызның Сөендек авылында күптән көтелгән вакыйга булды: авыл халкын сөендереп яңа фельдшер-акушерлык пункты сафка басты.
Сөендектә гомер итүчеләрне котлап, район башлыгы Марсель Шәйдуллин җирлегебездә «Сәламәтлек саклау» милли программасының уңышлы тормышка ашырылуын билгеләп үтте.
«Бирегә авырып килергә язмасын, яңа ФАП сезнең өчен авыруларны профилактикалау урыны гына булсын», – диде район башлыгы.

Район үзәк сырхауханәсе баш табибы Илдар Шиһапов белдерүенчә, бүген Азнакайда 47 фельдшер-акушерлык пункты эшләп килә. Аларның 21е федераль һәм республика программалары нигезендә төзелгән.
«Барысында да үз һөнәрен, кешеләрне яраткан, хөрмәткә лаек фельдшерлар, акушерлар эшли. Сәламәтлегегезне даими кайгыртып торыгыз, диспансерлаштыруга йөрегез, табиблар билгеләгән дәвалауны төгәл үтәгез», – дигән теләкләрен җиткерде баш табиб.

ФАП мөдире Тәнзилә Әхмәтҗанованың медицина системасында 36 еллык стажы бар. Авыл халкы өчен чын-чынлап ак халатлы фәрештә ул. Үз-үзен аямыйча, һәрчак ярдәмгә ашыккан “авыл докторын” Сөендек халкы бик ярата хөрмәт итә.
«Яңа ФАПта кирәкле барлык яңа җиһазлар бар. Халыкка медицина ярдәме күрсәтер, рәхәтләнеп эшләр өчен барлык уңайлыклар, шартлар тудырылган», – ди ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев