20 сентябрь 2016 яңалыклары
-
Электрон хезмәтләр: яңа хезмәтләр өстәлеп тора
Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр электрон рәвештә күрсәтелә башлаганнан бирле кулдан эш китте. Хәзер төрле учреждениеләр бусагаларын таптамыйча, су буе чиратларда тормыйча, компьютер каршында утырып кына төрле мәсьәләләрне хәл итәргә була. Балалар бакчасына да чиратка интернет аша гына басасың, табибка чиратка да җиңел генә языласың, субсидияләргә документларны да электрон форматта кабул...
-
Хатын-кызның уе – мәрхәмәттә
Элек хатын-кыз авызын яулык белән каплап, мич артыннан да чыкмаган. «Килен кеше - ким кеше» дигән мәкаль комачаулаганмы, адәм кабыргасыннан икенче сортлы булып яратылуы ирек бирмәгәндерме, әйтүе кыен. Клара Цеткин үзләренә ирләр белән бертигез хокук алып биргәч, хатын-кызларыбыз бик үзгәрде. Өс-башлары, төс-кыяфәтләре генә түгел, эш-гамәлләре, уй- хыяллары, теләк-ниятләре дә. Ирләрдән...
-
Азнакайлылар, Казан өчен тавыш бирәбез!
Россия Банкының 200 һәм 2000 сумлык яңа банкноталарында сурәтләнәчәк Россия символларын сайлауның финал этабы бара. Без күп кенә башлангычларда үзебезнең бердәмлекне күрсәткән халык. Әйдәгез, әлеге мөһим чарадан да читтән калмыйк. Сезнең барыгызны да 7 октябрьгә кадәр твоя-россия.рф сайтында Казанның истәлекле урыннары өчен үз тавышыгызны бирергә чакырабыз.
-
Эшләүче пенсионерларга пенсия дә, хезмәт хакы да тулысынча түләнә
"Казан ярминкәсе" ачык акционерлык җәмгыятендә 20-24 сентябрьләрдә "Актив озын гомер" махсуслаштырылган күргәзмә эшләячәк. - Татарстанда бер миллион 115 мең 885 пенсионер исәпләнә, шулардан 253 мең 285 кеше хезмәтен дәвам итә. Эшләүче пенсионерларга Россия законы нигезендә, пенсиясе дә, хезмәт хакы да тулы күләмендә түләнә, - диде республиканың хезмәт, мәшгульлек һәм социаль...
-
Азнакайда 12 кеше мошенниклар кулыннан каза күргән
Соңгы вакытта ялганлау юлы белән акча үзләштерүчеләрнең саны бермә-бер артты. Мошенниклар үз максатларына ирешү өчен нинди генә ысуллар кулланмый. Бозым чыгару, бүләк откан өчен акча күчерү, социаль хезмәткәр, пенсия фонды вәкиле сыйфатында йортка үтеп керү һәм алар киткәч өй эчендәге кайбер кыйммәтле әйберләрнең югалуы - боларның барысы да халык ышанычын...
-
Өченче бала табучыларга ипотека бурычын киметергә җыеналар
Россия төзелеш һәм ТКХ министры Михаил Мень балалы гаиләләр өчен ипотека түләүләрен киметергә тәкъдим итә. Шул ук вакытта ул гаиләгә ярдәм итү буенча дәүләт сәясәтен формалаштырганда, бигрәк тә өченче бала туган гаиләләргә басым ясау зарур, дип белдерә. Бу хакта "Российская газета" яза. Мень белдергәнчә, әгәр гаиләдә ике генә генә бала...
-
Бу атнаның шимбә көнне шәһәрдә “Шифа” мәйданында һәм Актүбә бистәсендә базар каршында көзге ярминкә оештырыла
Көз - ярминкәләр чоры. Ни дисәң дә, уңышны җыеп, аның бәрәкәтен күргән чор бит. Узган атнада да шәһәрдә ярминкәләр гөрләде. Шунсын да әйтергә кирәк, ризыкның үзебездә үстерелгәне, җитештерелгәне сыйфатлы да, бәясе дә арзан. Зур сәүдә үзәкләренең берсе каршында оештырылган ярминкәдә ниләр генә юк иде: сөте-йомыркасы, төрлесеннән терлек ите, бай ассортиментлы...
-
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов узган сайлауларда актив катнашканы өчен республика халкына рәхмәт белдерде
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов 2016 елның 18 сентябрендә VII чакырылыш Россия Федерациясе Федераль Җыены Дәүләт Думасына узган сайлауларда актив катнашканы өчен республика халкына рәхмәт белдерде. «Сайлау участокларына килгән һәм туган республикасын хуплаган өчен барлык татарстанлыларга рәхмәт сүзләремне җиткерәм! «Бердәм Россия» партиясе өчен тавыш бирүегезнең югары нәтиҗәләре - чынлыкта хәзерге...
-
Азнакайда атналык киңәшмә узды. Азнакайлыларны сайлау нәтиҗәләре белән таныштырдылар
Өлкән буын безнең игътибарга мохтаҗ Район һәм шәһәр эшчәнлегенә багышланган атналык киңәшмәнең чираттагысын Азнакай муниципаль районы башлыгы Марсель Шәйдуллин Россия Федерациясе Федераль Җыенының Дәүләт Думасына депутатлар сайлау нәтиҗәләре белән таныштырудан башлады. - Сайлаулардагы югары күрсәткеч - соңгы елларда җирлегебездә башкарган эшләрнең бер нәтиҗәсе булып тора. Зур активлык күрсәткән райондашлрның барсына...
-
Азнакайда сайлау нәтиҗәләре
18 сентябрьдә Россия Федерациясе Дәүләт Думасына җиденче чакырылыш депутатлар сайлауларда Азнакай муниципаль районы буенча сайлаучыларның уртача 88,93 проценты тавыш бирүдә катнашкан (шәһәр буенча - 84,55%, авыл җирлекләре һәм Актүбә бистәсе буенча - 94,27%). 30 нчы бер мандатлы Әлмәт сайлау округы буенча иң күп тавышны Ринат Хәйров җыйган (88,75%). Александр Агафоновка...
-
Азнакай шәһәр суды һәм мәгариф бүлегенең төп максаты – яшь буынга хокукый аң-белем бирү
Азнакай шәһәр суды һәм мәгариф бүлегенең социаль партнерлыгы инде берничә еллар дәвам итә. Уртак эшчәнлекнең төп максаты - яшь буынга хокукый аң-белем бирү. Күптән түгел генә федераль судья Дмитрий Ткачев шәһәребезнең 4нче гомумбелем бирү мәктәбендә булып, ата-аналар алдында ришвәтчелеккә каршы көрәшкә багышланган темага чыгыш ясады, шәһәр судында әлеге категория эшләр...
-
Пенсионерларга тагын матур тормыш вәгъдә итәләр
2017 елда Татарстанда пенсионерларның яшәү өчен кирәк булган минимумы 706 сумга артачак. Хәзерге вакытта ул 7526 сум булса, киләсе елдан 8232 сум тәшкил итәчәк. Бу инициативаны Татарстан Дәүләт шурасының профиль комитеты хуплады. Парламент депутатларына аны тиздән булачак утырышта кабул итәргә тәкъдим ителде. 1 август моментына Татарстанда 6,7% пенсионер пенсияләренә социаль...
-
Игелек эшләр җирдә эзсез калмас
Актүбә 1 нче урта мәктәбендә "Игелекле эшләр атнасы" үткәрү күркәм традициягә әверелде. Ул бистәдә генә түгел, якын-тирә авылларда да узды. Әлкәй укучылары акциянең тарихы белән таныштылар. Атна дәвамында барлык чараларда актив катнаштылар. Авылларындагы хезмәт һәм тыл ветераннарына ярдәм иттеләр. Чемодурово укучылары исә тыл ветераны Мария Кудряшова янына барып, фатирын җыештырдылар,...
-
15 сентябрьдән районыбызда Өлкәннәр айлыгы старт алды
Аның кысаларында күптөрле чаралар үткәрү планлаштырыла. Безнең бер җылы сүзгә, игътибар кайгыртуга мохтаҗ булган олы яшьтәге апа-абыйларга, әби-бабайлырыбызга барыбыз да кадер-хөрмәттә булыйк, аларга булдыра алганча ярдәм күрсәтергә тырышыйк. Бер игелек мең баләдән коткара, дигән борынгылар, ялгыз яшәүче райондашларыбыз безнең кайгырту-ярдәмгә аеруча мохтаҗ. Фото: http://ptzgovorit.ru