Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакайда 4 котыру авыруының 1 очрагы гына расланды

Котыру чире җирлегебездә 2012 елдан бераз булса да кимүгә юнәлеш алса да, әле тынычлап калырга иртә. Кәкре Елга авылы биләмәсендә бу нәүбәттән карантин игълан ителүе әлеге мәсьәләне янә бөтен кискенлеге белән куйды. Күп вакыт үзебез дә битарафлык күрсәтәбез шул. Ихатадагы мал-туар, эт-песиләрне көн дә игътибар белән күзәтеп алу кирәк. Бакчада...

Котыру чире җирлегебездә 2012 елдан бераз булса да кимүгә юнәлеш алса да, әле тынычлап калырга иртә. Кәкре Елга авылы биләмәсендә бу нәүбәттән карантин игълан ителүе әлеге мәсьәләне янә бөтен кискенлеге белән куйды. Күп вакыт үзебез дә битарафлык күрсәтәбез шул.

Ихатадагы мал-туар, эт-песиләрне көн дә игътибар белән күзәтеп алу кирәк. Бакчада кыргый җәнлек күренсә, гомумән, шик туарга тиеш. Сәламәт булганы көпә-көндез торак пунктына килеп йөрмәс. Ә инде ул агрессия күрсәтсә, селәгәе агып торса - бу инде ачыктан-ачык аның авыру булуы билгесе. Кичекмәстән биләмә җитәкчелегенә, белгечләргә хәбәр итү кирәк.

Ильяс Садриев, район ветеринария берләшмәсе баш белгече:
- Үткән 7 ай эчендә җирлегебездә 2 эт, 1 ат, 1 сыерның котыру авырулы булу ихтималы теркәлеп, бер очрагы гына тикшерү нәтиҗәләре белән расланды. Шик тудырган һәр очрак буенча ветеринария берләшмәсе белгечләре җентекле тикшерү үткәрәбез.

Лаборатор анализлар алына, авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә һәм шәхси хуҗалыклардагы мал-туарга ветклиник тикшерүе, вакцинацияләү уздырыла, алар белән контактка кергән антирабик ярдәмгә мохтаҗ кешеләр барлана, хуҗасыз йөргән эт-мәчеләрне киметү чаралары күрелә (ел башыннан 703 эт, 35 мәче, 61 төлке юк ителде), халыкка аңлату эшләре алып барабыз. Котыру авыруының төп чыганагы булган төлкеләрне киметү буенча 2012 елның сентябрендә районда махсус программа кабул ителгән иде.

Шушы программа гамәлгә кертелгәннән алып бүгенге көнгә кадәр аучылар тарафыннан 540 баш кыргый җәнлек атылды. Ихатада, бакчада кыргый җәнлек йөрү һәркемне сагайтырга тиеш. Бу хакта 7-19-99 телефоны аша ветеринария берләшмәсе белгечләренә хәбәр итегез. Котыру авыруы - тиз йога, авыр дәвалана торган, кеше гомеренә куркыныч янаган авыру, шуңа да ул барыбызның да игътибарлы булуын сорый.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакайда 4 котыру авыруының 1 очрагы гына расланды