Азнакайда 4 котыру авыруының 1 очрагы гына расланды
Котыру чире җирлегебездә 2012 елдан бераз булса да кимүгә юнәлеш алса да, әле тынычлап калырга иртә. Кәкре Елга авылы биләмәсендә бу нәүбәттән карантин игълан ителүе әлеге мәсьәләне янә бөтен кискенлеге белән куйды. Күп вакыт үзебез дә битарафлык күрсәтәбез шул.
Ихатадагы мал-туар, эт-песиләрне көн дә игътибар белән күзәтеп алу кирәк. Бакчада...