Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакай районы Актүбә бистәсе почтальонын талаганнар һәм кайчы белән кадаганнар

Халык телендә кайда абынасымны белсәм, салам түшәгән булыр идем дигән әйтем йөри. Шул ук вакытта язмыштан узмыш юк дип тә әйтәләр. Актүбә почта бүлегендә озак еллар намуслы хезмәт куйган Айгөл Гарифуллина (билгеле сәбәпләр буенча исем-фамилияләр үзгәртелде) өчен дә эш көне гадәттәгечә башланып китә. Букчасына газета-журналлар салып, әбүнәчеләргә ашыга хат ташучы....

Халык телендә кайда абынасымны белсәм, салам түшәгән булыр идем дигән әйтем йөри. Шул ук вакытта язмыштан узмыш юк дип тә әйтәләр. Актүбә почта бүлегендә озак еллар намуслы хезмәт куйган Айгөл Гарифуллина (билгеле сәбәпләр буенча исем-фамилияләр үзгәртелде) өчен дә эш көне гадәттәгечә башланып китә.

Букчасына газета-журналлар салып, әбүнәчеләргә ашыга хат ташучы. Шунда пенсия акчасы да була. Көн яктысында тротуар буенча велосипедта барганда кемдер аңа ташланып, талар дигән уйны башына да кертми ул. Каршына килгән егеттән дә бу вакытта бернинди дә куркыныч янамый. Егет почта хезмәткәрен бәреп егып букчасын тарткалый башлагач та, 35 яшьлек почтальон, үзенең гомерен куркыныч астына куеп, җинаятьчегә каршы көрәшә.

Көч кулланып кына җиңеп булмаячагын аңлаган карак, кесәсеннән тимер кайчы алып, Айгөл Гарифуллинаның кулларын яралый. Каза күрүче ярдәм сорап кычкыра башлагач, күзенә төртә, үтерү белән яный. Бәхеткә, ханымның күз кабагы гына яралана. Бу вакытта почта хезмәткәре букчасын кулыннан ычкындыра һәм Ш. букчаны алып, урманлыкка кереп кача.


Әлеге җинаятьне кылуда гаепләп, полиция хезмәткәрләре элек тә суд хөкеменә тартылган 21 яшьтән 35 яшькәчә дүрт егетне тоткарлый.

Аларның берсендә җинаять коралы - кайчы табыла. Бу вакытта инде җиңел генә килгән акчаның бер өлеше "аякланган" була: ай дәвамында көтеп алган өлкәннәрнең пенсия акчасына алар машина сатып ала. һәр көн саен кулын маңгаена куеп пенсиясен, субсидиясен көтә торган кешеләрнең акчасына ничек кул сузарга, кеше гомерен куркыныч астына куярга була икән? Аяк тибеп бәйрәм иткән яшьләр бу хакта уйланды микән? Юктыр, чөнки бу турыда уйлаган бәндәләр, җинаятькә бармый инде.


Бүгенге көндә тикшерү эшләре алып барыла. "Ир-атларга карата РФ Җинаятьләр кодексының "Талау" маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган. Гаепләнүчеләргә 12 елга кадәр ирегеннән мәхрүм ителү яный", дип хәбәр итә Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгы матбугат хезмәте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакай районы Актүбә бистәсе почтальонын талаганнар һәм кайчы белән кадаганнар