Азнакай районы Актүбә бистәсе почтальонын талаганнар һәм кайчы белән кадаганнар
Халык телендә кайда абынасымны белсәм, салам түшәгән булыр идем дигән әйтем йөри. Шул ук вакытта язмыштан узмыш юк дип тә әйтәләр. Актүбә почта бүлегендә озак еллар намуслы хезмәт куйган Айгөл Гарифуллина (билгеле сәбәпләр буенча исем-фамилияләр үзгәртелде) өчен дә эш көне гадәттәгечә башланып китә.
Букчасына газета-журналлар салып, әбүнәчеләргә ашыга хат ташучы....