Бу көннәрдә район авыл хуҗалыгы идарәсе, шул исәптән районыбыз авыллары да умарта күчедәй кайный. Әнә бит кичә генә иртә белән ялтырап кояш чыккан иде, бүген инде күк йөзен "елак" болытлар каплап алган. Яңгырсыз көннәрнең минутын да әрәм итмичә, тизрәк чәчү эшләрен төгәлләргә кирәк. Шул ук вакытта терлек азыгы әзерләр вакыт...
Бу көннәрдә район авыл хуҗалыгы идарәсе, шул исәптән районыбыз авыллары да умарта күчедәй кайный. Әнә бит кичә генә иртә белән ялтырап кояш чыккан иде, бүген инде күк йөзен "елак" болытлар каплап алган. Яңгырсыз көннәрнең минутын да әрәм итмичә, тизрәк чәчү эшләрен төгәлләргә кирәк. Шул ук вакытта терлек азыгы әзерләр вакыт та килеп җитте. Аны иң витаминлы, сусыл вакытында җыеп, әзерләү фарыз. Моның өчен техникасын, җайланмаларын, кадрларын ... барысын да энә күзеннән чыгарып, җентекләп барлап куярга кирәк. Сөт җитештерү өчен дә кулай вакытны кулдан ычкындырырга ярамый. Бөтен республика күләмендә танылу алган традицион "Сыер савучылар" һәм "Сабанчылар" ярышларын да үз югарылында, һәрбер игенче, терлекченең күңелендә онытылмас хатирәләр калдырырлык итеп уздыру зарур. Кырык якта кырык эш ярылып ятса да, авыл хуҗалыгы идарәсе җитәкчесе Миргасим Усмановның кәефе яхшы иде.
- 3-4 көндә язгы чәчү эшләрен тәмамлыйбыз, - ди ул. - Көне генә явымга китә күрмәсен. Арпа, солы, борчак, бөртеккә кукуруз, көнбагыш культуралары тулысы белән чәчелеп бетте. Хәзер үсемлекләрне тәрбияләү, тукландыру, корткычлар һәм чүп үләннәренә каршы көрәшкә аеруча зур игътибар бирәбез. Үзвакытында чарасын күрмәсәң, бөтен басуларыңны "яшел янгын" чолгап алырга мөмкин. Иртәгә -техника әзерлеге буенча семинар. Сыйфатлы һәм сусыл чорында терлек азыгы әзерләп калырга кирәк.
Бүген "Стәрле", "Марс", "Герой Кәримов Ф.Ш.", "Чалтаймас", "Тукай", "Габдрахманов Л.", "Закирова Л." хуҗалыкларында, "Азнакай"АФ"ның кайбер бүлекчәләрендә иртә культураларны чәчүне тулысы белән тәмамлаганнар. Гомумән алганда, районда планда каралганның 97 процентында чәчү эшләре башкарылган. Әнә сарлыларның да кәефе яхшы.
- Бүген иртә культураларны чәчүне тулысы белән тәмамладык, - ди "Азнакай"АФ"ның Сарлы бүлекчәсе җитәкчесе Винарис Мифтахов. - Ашлама кертүдән башлап, икешәр смена басуда чәчүдән кайтып кермәгән механизаторларыбыз Илдар Пимуллин, Рәсим Закиров, Илмир Хәбибуллин, Радик Хәкимов һәм башкаларның фидакарлегенә сокланып туймаслык. Егет-кызларыбыз булсын дип, җан-тәннәре белән тырышып эшлиләр.
Сарлы игенчеләре быел иң беренчеләрдән булып көнбагыш культурасын чәчә башлаганнар иде. Яңа культура, яңа агрегатлар, авыр технология... Шулай булуга да карамастан, бу эшне уңышлы башкарып чыктылар алар. Сөт җитештерүдә дә районда иң алдынгылар рәтендә баралар.
Терлекчеләребез дә зур үрләр яулыйлар. Әле шушы көннәрдә генә килеп киткән республика комиссиясе азнакайлыларның эшенә югары бәя биреп киткәннәр. Бу көннәрдә азнакайлыларның сөт "чишмәсе" тулып ага. Көнлек савымны 117 тоннага җиткергәннәр. Бу узган ел белән чагыштырганда 9 тоннага артыграк. Майның 25енә үзалларына көнлек савымны 120 тоннага җиткерергә, дип ныклы бурыч куйганнар. Моның өчен бар мөмкинлекләре дә бар. Уңышларны чын мәгънәсендә рекордлы дип әйтергә тулы хакыбыз бар. "Союз-Агро" ҖЧҖ мега-фермасында көнлек савымны 27 тоннадан 34,300 тоннага кадәр җиткергәннәр. Бу һич тә читтән китерелгән сыерлар хисабына түгел, үзләренеке. "Азнакай"АФ" ҖЧҖдә 35 тоннадан 38 гә күтәрелгәннәр. "Герой Кәримов Ф.Ш." хуҗалыгы да көнлек сөтне 3 тоннага арттырган. "Мөстәкыймов" "Таллы Бүләк", "Марс", "Габдрахманов Л.", "Чатыр тау" һәм башка хуҗалыклар районның "сөт чишмәсен" тулыландыруда үзләреннән зур өлеш кертәләр. Районыбызда "Гаилә фермалары" да гөрләп эшли, югары күрсәткечләре белән сөендерә. Сәгытдинов, Габидуллина, Зиатдинов, Атаджановновлар гаилә фермалары сөт савып алуны узган елгыга караганда рекордлы саннарда арттырдылар.
Алда - Сабан туйлары. Бәйрәмне хезмәт уңышлары, матур күрсәткечләр белән каршылыйлар авыл хезмәтчәннәре. Сабан туенда алар аеруча хөрмәтләнәчәк.
Нәсимә ФАЗЛЫЕВА
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев