Азнакай район авыллары умарта күчедәй кайный
Бу көннәрдә район авыл хуҗалыгы идарәсе, шул исәптән районыбыз авыллары да умарта күчедәй кайный. Әнә бит кичә генә иртә белән ялтырап кояш чыккан иде, бүген инде күк йөзен "елак" болытлар каплап алган. Яңгырсыз көннәрнең минутын да әрәм итмичә, тизрәк чәчү эшләрен төгәлләргә кирәк. Шул ук вакытта терлек азыгы әзерләр вакыт...