Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Өзмик әле чәчәкләрне!

Азнакай урамнарында аллы-гөлле төсләр белән балкып утырган лалә чәчәкләренең сихри ялкыны күңелләргә дә якты нур булып төшә. Бу гүзәллеккә сокланмый узып китү мөмкин түгел! Әле бит быел күбесен Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан, ата-бабаларыбыз рухына багышлап утырттылар. Әнә шул матурлыкка кул сузучыларны күреп җан әрни. Көпә-көндез, Ленин урамында зәңгәр төстәге «Ока»...

Азнакай урамнарында аллы-гөлле төсләр белән балкып утырган лалә чәчәкләренең сихри ялкыны күңелләргә дә якты нур булып төшә. Бу гүзәллеккә сокланмый узып китү мөмкин түгел! Әле бит быел күбесен Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан, ата-бабаларыбыз рухына багышлап утырттылар.
Әнә шул матурлыкка кул сузучыларны күреп җан әрни. Көпә-көндез, Ленин урамында зәңгәр төстәге «Ока» машинасы туктады да, ишегеннән балалар сибелеп, төбе-тамыры белән түтәлдәге чәчәкләрне йолкый башлады. Руль артындагы ханым кайсыларын өзәргә кирәген кычкырып тора.
Бурлыкны гадәт итеп, махсус шулай эшләгәнме - машина номеры укырлык түгел иде, пычракка буялган. Узып баручы берәү кисәтү ясагач, тиз югалдылар.
Мөгаен, аның да якыннары сугышта катнашкандыр, тылда хезмәт куйгандыр. Алар истәлегенә төкерү бит инде бу! Балаларына нинди тәрбия бирә?
Ә бер күргәнемдә олы яшьтәге апа, әрәм булалар бит дип, ауган лаләләрне таяклар белән күтәртеп йөри иде.
Менә шундый капма-каршы ике күренеш, матурлыкка ике караш.
Кешеләр кебек, чәчәкләрнең дә гомере кыска. Башкалардан кызганмыйк әле матурлыкны, мал, акча артыннан куып, үз мәнфәгатебезне генә кайгыртмыйк! Азнакайга килүчеләр дә бездәге гүзәллеккә шаккатып:
«Менә ничек яшәргә кирәк!» - дип күркәм гамәлләребездән сокланып китәрлек булсын!
Резеда СӘРВӘРОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Өзмик әле чәчәкләрне!